Керәшеннәр командасы «Әйдә, ШаяРТ» татар КВН лигасының чирек финалына үтте
Казанның Чулпан мәдәният үзәгендә «Әйдә, ШаяРТ» татар КВН лигасы фестивале уеннары оештырылды.
Чирек финалга чыгу өчен 13 команда көч сынашты.
«Керәшеннәр» командасы составында «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге активистлары Дмитрий Баранов һәм Вадим Шрыков, автор башкаручы Лия Әхәтова уйнады.
Уен ике этаптан торды. Беренчесендә командалар — «Сәламләү» («Приветствие») чыгышы, икенчесендә жюри членнарының сорауларына кызыклы җаваплар табарга тиеш иде. Ике өлештә дә «Керәшеннәр» җыелма командасына барлык жюри членнары да «көлү» билгесе күтәрделәр.
Чыгышларыннан соң, жюри әгъзалары командаларга комментарийлар әйттеләр. «Керәшеннәр» командасын аеруча мактадылар.
«Музыкаль яктан да бик көчле.Бик ошады. Сез просто супер! Зур рәхмәт сезгә», – дип сөйләде җырчы Фәрит Таишев.
Уеннын иң зур критигы, жюри әгъзасы Айваз Садыров та чыгышның музыкаль ягын билгеләп үтте.
«Барысы да урынлы, баналь түгел. Молодцы», – дип мактады.
«Әйдә, ШаяРТ» татар КВН лигасының җитәкчесе Рамил Агдеев та:
«Керәшеннәр» командасын сагындык. Көчле миниатюралар булды», – дип ассызыклады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев