Керәшенчә марафонда катнашучылар Казанга җыела
1-21 март көннәрендә «Туганайлар» газетасы ВКонтакте социаль челтәрендә II керәшен марафоны оештырган иде.
Проектның максаты милли мирасыбызны, асылыбызны башкаларга күрсәтү һәм керәшен җанлы һәм халкыбыз өчен янып-көеп йөрүче иҗатчыларны барлау иде.
Быел керәшен марафоны, узган елгыга караганда, үзгә булды. Бу юлы марафонда барлыгы 56 кеше катнашты. Алар танылган язучыларының – хикәяләрен, повестьларыннан өзекләр, шагыйрьләребезнең шигырьләрен, поэмаларын, журналларда басылган керәшен геройлары турында язмалар укып безнең белән бүлештеләр. Шулай ук, шигырь язарга яратучы карендәшләребенең иҗат җимешләре белән таныштык, башка милләттән булган авторларның керәшеннәр турында язган әсәрләрен дә укыдык. Туган авыллары турында язылган китаплардагы мәгълуматларны да интернетка куеп таныштыручы марафончылар да булды.
Марафонны йомгаклау Казанда, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә 29 май көнне, 10:00 булачак.
Катнашучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак. Очрашу музыкаль номерлар белән үрелеп барачак. Шулай ук, марафонда катнашучылар да үзләренең иҗаты белән таныштырачак.
Фотода узган ел оештырылган керәшенчә марафонда катнашучылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев