Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен Сәрдәсеннән 50 ел бергә яшәүче Семеновлар бер-берсенә булган хисләрен үзгәртми

Алтын туй — еллар сынавына бирешмәгән олы мәхәббәтнең чагылышы ул.

Бу тормыш -  серле бер могҗиза, адәм балалары бер күрмәгән, бер белмәгән җирдә очрашалар да бер пар булып тормыш дулкынына кереп китәләр. Гаилә ныклыгын, бердәмлеген саклап, 50 ел бергә яшәгән парлар һәрвакыт күңелдә соклану һәм хөрмәт уята.

Алтын туй - еллар сынавына бирешмәгән олы мәхәббәтнең чагылышы ул. Ярты гасыр гомер бергә яшәү өчен кешеләргә күпме сабыр­лык, түземлек, акыл, өмет-ышаныч кирәк.

Шушы бергә узган гомернең алар өчен һәр мизгеле кадерле, якын. Артка борылып карасаң, ниләр генә кичерелмәгән дә, нинди генә сынаулар аша үтелмәгән?!

50 ел вакыт узса да, Керәшен Сәрдәсе авылында гомер кичерүче Николай һәм Елена Семеновлар бер-берсенә булган хисләрен үзгәртмичә, мәхәббәтләрен вакламыйча, тормыш мәшәкатьләре арасында югалып калмыйча матур итеп гомер кичерә. Шушы көннәрдә алар алтын туйларын билгеләп үтә”, – дип яздылар авылның мәдәният йорты хезмәткәрләре.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев