Керәшен Сәрдәсе мәктәбендә «Соңгы звонок» бәйрәме үтте
Мәктәпләрдә соңгы кыңгыраулар... Аларның чыңнары балаларның олы юлга чыгуын аңлата.
Бүген, 25 май көнне, Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе төп гомуми белем бирү мәктәбендә "Соңгы звонок" бәйрәме үтте. Быел әлеге мәктәпнең 57 нче чыгарылышы.
Бәйрәм һәм педагоглар эшчәнлеге, укучылар турында безгә мәктәп директоры Нина Фадеева сөйләде:
«Элек 11 , 9 класслар чыгарылса, 2016 нчы елда соңгы 11 класс укучылары урта мәктәпне тәмамлады. Менә инде 7 ел соңгы кыңгырау 9 класс өчен генә бирелә. Мәктәп яшәсә авыл яши. Үз авылы мәктәбендә туган телдә белем алучы укучылар, шушы мәктәптә белем бирүче укытучылар бәхетле. Безнең мәктәптә 5 авылдан килеп 600 гә якын бала белем ала иде кайчандыр. Мәктәбебез Республика өчен укытучылар әзерләүче база булып эшләде, яшәде. Район үзәгенең кайсы мәктәбенә генә барсаң да, безнең мәктәптә белем алган укытучылар эшли. Республика мәктәпләрендә шул исәптән. Элек-электән дә авылда белемгә омтылыш көчле булган. Мәктәпнең, мәгьрифәтнең 157 еллык матур, бай тарихы бар.
Бу ел мәктәпне тәмамлаучы ике егетебез көчле укучылардан түгел, әмма яхшы тпрбияле, кешелекле балалар. Мәктәп стеналарыннан тәртипсез укучыларның чыгуын авылым хәтерләми. Укытучылар коллективы бердәм, тырыш. Барысы да шушы мәктәпне тәмамлаган, югары белемле, нык кадрлар. Һәркасы турында озаклап, горурланып сөйләп була.
Икенче елга беренче һәм 9 нчы класслар булмас кебек. 2025-2026 нчы елга беренче класска 2 укучы булачак. Дәүләтебезгә, җитәкчеләргә рәхмәтебез зур. Мәктәп барда авыл яши. Мәктәпләрне мөмкин кадәр саклаганнары өчен. Безнең Питрәч районында күпмилләтле халык яши. Безнең мәктәп бердәнбер керәшен авылындагы мәктәп, бүгенге көндә. Милли тәрбиягә, патриотик тәрбиягә нык игьтибар итәбез. Балаларга да мәрхәмәтлелек, миһербанлык, - кешелеклелек сыйфатларын бирү - безнең һәркайсыбызның бурычы.
Мәктәп - кечкенә бер дәүләт. Гаиләдәй бербөтен. Анда бит балалар - ил киләчәге тәрбияләнә. Монда иң бәхетле бала чак, үсмер еллар хатирәләре...
Мәктәптә бала саны аз булса да, матур истәлекләр белән яшәргә тырышабыз.Район администрациясе исеменнән бәйрәм белән котларга контроль-хисап палатасы җитәкчесе Сергей Павлов , Питрәч башкарма комитеты җитәкчесенең мобилизация эшләре буенча ярдәмчесе Зөфәр Каюмов, мәгәриф бүлеге исеменнән хисапчы Ольга Морозова, жирле үзидарә җитәкчесе Николай Морозов һәм өлкәннәр исеменнән авылның ветераннар советы җитәкчесе Николай Никифоров килде. Әти-әниләр дә укытучылар коллективына рәхмәтләрен җиткерде. Ә без үз чиратыбызда әти-әниләргә матур тәрбия биреп үстергән балалары өчен рәхмәт дибез.
Бу кон күңелле һәм моңсу. Матур күңелле һәм якты моңсу булып күңелләрдә уелып калсын. Мәктәпнең 60 нчы чыгарылыш бәйрәмен күрергә насыйп булсын дигән өметле теләктә калабыз. Авыл мәдәният йорты да бәйрәмне оештырырга ярдәм итте.. Яхшы укучылар, автивистлар бүләкләнде. Әти-әниләргә рәхмәт хатлары язып тапшырылды. Мәктәпнең хәзергесе минем яшьтәш чыгарылыш буенча. Ә җитәкче буларак, тәүге соңгы кыңгырау минем өчен», – дип тәмамлады сүзен Нина Валентиновна.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев