Керәшен ризыклары: күзикмәк, калын тәбә, шишәрә, бәрәңге пәрәмәче
Керәшен Сәрдәсеннән Нина Фадеева керәшеннәрнең милли ризыклары турында сөйләде.
Мин дә бала чакта нәнәй, хәзер үзебез яратып пешергән кайберләрен язып үтәм: бәрәңге боламыгы, бәрәңге, эремчек пәрәмәче, балан, миләш, шомырт пирогы, күзикмәк, кабартма, көлчә, калын тәбә, бөккән (кишердән, чөгендердән, кәбестәдән, суган белән күкәйдән, алмадан), сослалы куас, шишәрә, төрем, пилмән, койка, умачлы сөтле, чумарлы итле аш, сөт өсте туглаган кычыткан ашы…
2006 нчы елда «Чулпы» керәшен халык фольклор ансамбленең 20 еллыгын авыл мәдәният йортында зурлап бәйрәм иттек. Ул көндә Казаннан, район администрациясеннән, мәдәният институтыннан кунаклар, тирә-күрше авыллардан фольклор төркемнәре, авылдашлар бик күп килгән, кайткан иде... Элек hәм заманча әзерләнгән керәшен аш-суыннан күргәзмә-өстәл әзерләдек. Безнең әнидән (кайнанамнан), авылның иң олы кешесе дип, элеккечә солы кесәле пешерүен сорадылар. Менә шунда бу эшнең мин озак башкарылуын, күп хезмәт таләп итүен күрдем. Эни аны атна буе диярлек чиста, чын солы бөртекләреннән эшләде. Башта берничә кат иттарткычтан чыгарды, аннары озаклап җебетте, аннары сөзде, кайнатты. Шул масса, әзер хәлгә килгәндә, табакта койка сыман катты. Ул бик үк үтә күренмәле булмаган жиле сыман массага әйләнде. Кесәл әзер булганчы, ничек килеп чыгар дип, борчылды әни. Ашамлыкны әни 2-3 аш табагы (тәлинкә түгел) ясады. Әз-әзләп ашап та бетерде. Ул күрмәгәндә кабып карадым, тәмләп ашавына кызыктым. Ашамлык төче, балсыз иде. Бернинди тәмләткечләрсез, экологик чиста.
Ул вакытта клуб өстәлендәге кесәлгә бик сирәк кеше аңлап игътибар итте. Ләкин мәҗлестән соң кесәлне калдырмый өйгә алып кайтуым хәтердә.
Элеккечә ризыклар пешерү үтенече белән авылның өлкән буын кешеләренә мөрәҗәгать ителде, ә заманчаларын үзебез бүлешеп әзерләдек.
Бүгенге көндә авылның өлкән кешеләренең берсе булган Никитина Евдокия Николаевна ул вакытта калын тәбә пешергән иде.
Ә бәрәңге пәрәмәчен оныклар хәзер дә яратып ашый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев