Керәшен оныгы Алима “Бәрмәнчек” ансамбле оркестры белән чыгыш ясады
“Адымнар” мәктәбе укучысы, “Әллүки” курай студиясенә йөрүче Алима Галиҗанова отчет концертында керәшен көен уйнады.
Казан шәһәренең «Адымнар» мәктәбендә укучы Алима яңа уку елында 3нче класска бара. Ул алты яшеннән «Әллүки» курай студиясенә йөри. «Әллүки» курай студиясе җитәкчесе Ләйсән Гәрәева Алиманың әбисе керәшен икәнен белгәч, отчет концертында курайда керәшен көен уйнарга тәкъдим иткән.
Казан шәһәренең «Московский» мәдәният үзәгендәге (элекке Урицкий мәдәният сарае) отчет концертына Алиманың Минзәлә районындагы Мәлкән авылыннан әбисе Лариса Әхмәтшина да килгән.
— Кызым Алиса шалтыратып әйткәч, оныгыма ярый торган керәшен милли киемен алдым да, тизрәк Казанга килдем. Аны киеп куйгач, Алима нәни керәшен сәхнә йолдызына охшап калды. «Әллүки» студиясе җитәкчесе Ләйсән үзе дә «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле оркестрында уйнаган булган. Ләйсән Нургаязовна «Әллүки» курайчылар студиясенә йөрүчеләрне «Бәрмәнчек» белән бергә уйнатырга көздән үк хыялланган. Аның бу фикерен оркестр җитәкчесе Эрдни Чавлинов та хуплаган. Шулай итеп, уртак идеяне тормышка ашырып,"Бәрмәнчек"нең оркестрында уйнаучылар концертка килгәннәр. Алиманың керәшен киеменнән сәхнәгә чыгып, шундый зур оркестр озатуында курайда "Безнең ил"не оста итеп уйнавын күреп сөендем, — дип сөйләде редакциягә килгәч, Лариса Михайловна.
Лариса редакциягә оныгы Алима белән бергәләп, марафончы буларак, үзенә тиешле бүләкне алырга килгән иде. Алар килгән вакытка "Туганайлар"ның 8 июнь санын офис-менеджерыбыз Эльмира Шәйхиева типографиядән алып кына менгән иде. Шуңа күрә, укытучы Лариса белән курайчы Алимага, газета укучыларыбыздан иң беренче булып, "Туганайлар«ның яңа саны белән танышу бәхете дә елмайды. Ә без, җай чыгудан файдаланып, аларны тиз генә фотога да төшереп алдык.
Ә ул вакытта Алиманың өч яшьлек энесе Мурат, әнисе Алиса Рәүфовна белән, «ТАТМЕДИА» бинасы янындагы матур бакчаны, чәчәкләргә куна-куан уйнаучы күбәләкләрне карап йөрде. Бераз үскәч, ул да безнең "Туганайлар"га килер әле, килми калмас. Чөнки алар гаиләсендә керәшеннең дә, татарның да йолаларын, бәйрәмнәрен белеп, үтәп яшиләр. Ә курайчы Алимага киләчәктә зур сәхнәләрдә балкырга язсын...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев