Керәшен Мәлемендә «Элҗен»не яңартылган чишмәдә билгеләп узганнар
Зәй районының Керәшен Мәлемендә иртән келәү йортына барып, изге Ильяга акафест укыганнар. Бу эшне Мария Уразайкина башкарган.
Керәшен Мәлемендә Элҗенне уздыру теләге белән шушында туып үсеп, Иске Зәйдә яшәүче Владимир Уразайкин чыккан. Ул бер ел элек авылдашларын сөендереп, җирлекнең Сарбай чишмәсен яңарта башлаган. Элек халык яратып суын эчкән чишмә ташландык хәлдә була.
«Маллар йөрмәгәч, колхозлар беткәч, чишмә инде сазлык эчендә калган. Миңа аны яңадан үләннәр арасыннан табарга туры килде», – дип сөйләде ир-ат.
Яңарта башлаганчы авылдашлар белән дә сөйләштем, араларында «Безнең өйгә су кергән, безгә чишмә кирәкми», диючеләр дә булды, ди Владимир Васильевич. Әлеге сүзләрне әйткәндә ир-атның күзеннән яшьләр китте. «Ә мин кулыма балта белән пычкы алдым да чишмә буена киттем», дип уртаклашты ул. Авыл җанлы ир-ат әлегә эшкә алынып аны тиз арада башкарып та чыга. Чишмәгә төшә торган юлны чистартып таш, щебенка җәя. Янәшәдә генә ясалма кое ясап куя, чәчәкләр утырта. Ял итү урыны төзи, аның эчендә бәйрәмнәр уздырыр өчен бөтен уңайлыклар да бар. Янәшәдә генә ризык пешерү өчен мичен дә салып куя.
Ерактан ук күренеп торсын өчен Сарбай чишмәсенә төшә торган урында икона урнаштыра. Барлык эшләрендә аңа авылдашы Николай Николаевич Тихонов та матди ярдәм күрсәтә. Авылдан берәр километр ераклыкта урнашкан чишмә тиз арада халыкның яратып йөри торган урынына әверелә. Өстәвенә алар шул тирәдә агучы Налимка инеше өстенә басма да салалар. Ул чишмәгә килү юлын кыскарта.
Элҗенгә төшкән кунаклар чишмә территориясенең үзгәрүен, искиткеч булып матурлануын белдерделәр.
«Кешеләр акчалар түләп чит илләргә, диңгезләргә баралар. Ә мин менә матурлыкны, күңелемә ялны шушында таптым», – дип сөйләде бәйрәмгә килүче авылдашлары Людмила Баранова.
Сарбай чишмәсенең суы да үзенчәлекле, аны ашыкмыйча, аз гына йотып эчәргә кирәк икән, чөнки ул бик салкын. Ә аның химик составы магний, кальций, тимергә бай. Бу үз чиратында сөякләр, баш мие, кан басымы өчен файдалы, диде чишмәне торгызучы Владимир Уразайкин.
Элҗен көнендә чишмә буендагы ял итү урынында өстәл корганнар иде. Анда авылның түтиләре, кайтучы кунаклар, бала-чага, гомумән, теләге булган һәркем килә алды. Ризыкларны да күмәкләшеп әзерләгәннәр. Мисалга, авылдашлары Илья Асанов карендәшләрен үзе тотып ыслаган балык белән сыйлады. Шулай ук табынга пылау, уха да пешергәннәр. Ильин көндә шулай җыелышып утыру, күркәм эш булып санала, диде керәшеннәр.
Башкарган эшләре, керәшен объектларын төзүдә актив катнашуы өчен чишмәне төзекләндергән Владимир Уразайкин район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Аны бәйрәмгә кунакка килгән район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин тапшырды.
Элҗен бәйрәмен авылдашлар кичкә кадәр бәйрәм иттеләр. Чөнки православие халыкының бәйрәме күптән күрешмәгән авылдашларны, дусларны, классташларны берләштерде. Яңартылган Сарбай чишмәсендә алар ешрак очрашырга дип сүз куештылар.
Раушания Сибатова, «Заинск-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев