Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен Казысында Черновларның җырлавы һәркемнең күңелен күтәрде

Жәйнең соңгы кояшлы, матур көнендә Керәшен-Казысында бик күркәм бәйрәм – “Авыл көне” узды.

Халык бик күп булган, тирә-як авыллардан, читтән кайтучылар да шактый. Безгә бу хакта чыгышы белән шушы авылдан булган Нина Егорова язды:


“Яшь чакта җырлап үскән җыруларыбызны, уйнап-үскән уеннарыбызны искә төшердек.
Эй, тамакларым бетте жырлап, сөйләп. Барысы да бик актив булдылар. Шулай да чыгышы белән Керәшен-Казысыннан булган чибәр Валя түтиебез һәм аның тормыш иптәше Талкыш авылының атаклы гармунчысы, дан казанган көрәшче Миша дәдәй Черновларга аерым игътибар иттем. Аларның яше җитмешкә якынлашса да, бик матурлар, үтә активлар әле.
Бәйрәмдә Миша дәдәбез гармунда уйнады, Валя тути аңа кушылып матур итеп жырладылар. Аларга бәйрәмне тагын да бизәгән өчен килгән кунаклар рәхмәт әйтте. Ходай исәнлек-саулык биреп, киләсе елларда да күрешергә булсын”, – диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев