Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен Казысы халкы зур өмәгә җыелган

Әлеге өмәдә шәһәрдә торучы авылдашлар да актив катнашкан.

1 июнь көнне Балык Бистәсе районы Керәшен Казысы авылы зиратында һәм чиркәвендә зур өмә оештырганнар. Бу хакта авылның старостасы Анатолий Харитонов хәбәр итте.

Авылда 25 йорт кына булса да, халкы бик эшчән. Шәһәрләрдә яшәүчеләр дә авыл тормышында бик актив катнашалар. Авылдашлар, бергә җыелып, инде 7нче ел зират җыялар, ә хатын-кызлар чиркәүне төзелгәннән бирле ел саен юалар икән.



– Авыл зур тугел, 25 йорт бар, өмәгә күп кеше шәһәрдән кайткан иде. Мин аларга бик рәхмәтле, күптән түгел зират рәшәткәләрен эшләргә бөтенесе акчалата булышты, зиратның юлын да эшләттек. Анда да бер атна эчендә 300 мең акча җыелды, – дип сөйләде авылның старостасы Анатолий Харитонов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев