Керәшен йортында тантана: бер алманы бишкә бүләек — фото, видео
Керәшеннәрнең Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәге үзенең беренче 5 еллык бәйрәмен билгеләп узды. Шул уңайдан, 25 сентябрьдә мәдәни үзәктә «Бер алманы бишкә бүләек» дип исемләнгән иҗат коллективлары концерты узды.
Керәшеннәрнең көтеп алынган «үз җорты»
2019 елның 4 сентябрендә Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты тарафынннан, Я.Е.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк дәүләт бюджет учреждениесен төзү турында 773 номерлы дәүләт карарына кул куелды.
Бу вакыт аралыгында Мәдәни үзәк күп кенә истәлекле вакыйгалар шахите булды, иҗади проектлар һәм күңелле чаралар уздырды. Болар барысы да халкыбызның бай культурасын саклап, киләсе буынга тапшыру өчен башкарылган бәяләп бетергесез зур эшләр.
Үзәк юкка гына Яков Емельянович Емельянов исемен алмады. Халкыбыз аны үз итеп, яратып Җырчы Җәкәү дип атый. Ул — беренче керәшен шагыйре, агартучысы, ике шигъри җыентык авторы. Керәшен мәдәниятен булдыруга һәм ныгытуга зур өлеш керткән зат. Аның әдәби мирасы, зур булмаса да, бөтен халык өчен олы кыйммәткә ия.
Мәдәни үзәк — барлык керәшеннәрнең берләшү урыны. 5 ел вакыт дәверендә оештырылган чаралар арасында аерылып торган масштаблы 5 проектлары: «Питрау түгәрәк уены» этник-сәнгать фестивале; Я. Емельянов исемендәге «Җәшнә, кояш, җалтыра» конкурс-фестивале; туган төбәкне өйрәнүчеләр өчен «Ыру агачы» проекты; керәшен җыруларын яшь башкаручыларның республикакүләм «Туым жондозы» фестивале; «Җакын дуслар җыелышкач» мәдәни айлыклар проекты. Монда конференц-зал, хореография залы, тавыш яздыру студиясе, түгәрәкләр эше өчен бүлмәләр бар, шулай ук, Идел буе төрки һәм фин-угор халыкларының этник төркемнәренең борынгы җырларын җырларга, музыка коралларында уйнарга өйрәтәләр.
Республика мәдәнияте киңлегендә — лаеклы урын
Мәдәни үзәк республика керәшеннәр иҗтимагый оешмасы инициативасы буенча булдырылды. Үзәк — Татарстан республикасы төбәк керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, «Ак Барс» холдинг компаниясенең генераль директоры Иван Егоровның чиксез зур хезмәте нәтиҗәсе. Мәдәни үзәкнең 5 еллыгы уңаеннан оештырылган тантанада кунакларны Иван Егоров исеменнән аның урынбасары Наил Хәбибуллин сәламләде.
— Мәдәни үзәк безнең уртак йортыбызга әверелде. Үз традицияләребезне саклау — төп бурычыбыз. Җырчы Җәкәү йорты моның өстендә зур эш алып бара. Шушы еллар эчендә үз эшенең профессионалары булган, керәшен дөньясына битараф булмаган коллектив җыелды. 5 ел вакыт дәверендә мәдәни үзәк коллективы зур нәтиҗәләргә иреште. Алга таба да иҗади уңышлар, куйган максатларыгызның тормышка ашуын телим, — дип сөйләде Наил Изятович.
Наил Хәбибуллин мәдәни үзәк хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының Рәхмәт хатларын тапшырды:
— Геннадий Макаров — мәдәни үзәкнең фольклор буенча белгече;
— Лидия Әхмәтова — «Сәлам» фольклор ансамбле җитәкчесе;
— Ләйсән Абакаева — «Казансу» фольклор ансамбле җитәкчесе;
— Лилия Мөхәмәдиева — методист;
— Павел Александров — иҗат жанрлары буенча белгеч;
— Азат Хөсәенов — композитор, автор-башкаручы.
Мәдәни үзәкне бәйрәме белән котларга мәртәбәле кунаклар да килгән иде. Болар — Татарстан Республикасы Рәисе департаментының милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Данил Мостафин, Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин, Зәй районы башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы Башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин, Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры Тимур Кадыйров. «Туганайлар» культура-агарту газетасының баш реадкторы Юлия Губина, «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле сәнгать җитәкчесе Эльмира Кашапова.
Дамир Натфуллин үз чыгышында мәдәни үзәкнең үзенә аеруча якын булуын искәртте.
— Мин мәдәният министры урынбасары булып 2019 елда эшли башладым. Әлеге үзәк тә шул елны ачылды. Мин катнашкан иң беренче чаралар да, нәкъ менә шушы бинада булды. Биредә һәрвакыт якты йөз белән каршы алалар. 5 ел эчендә эшләгән эшләре күп. Алдагы көннәрдә яңа ачышлар, керәшен дөньясы белән бәйле булган яңа казанышлар күп булсын, — дип теләкләрен җиткерде ул.
Аннан соң мәдәни үзәк белгечләренә Татарстан Республикасы мәдәният министрының мәдәният үсешенә керткән өлешләре өчен Рәхмәт хатлары тапшырды.
— Гөлнара Сабирҗанова — директор урынбасары;
— Екатерина Демьяненко — исап-хисап саклау документациясе буенча белгеч;
— Сөмбелә Вәлиәхмәтова — оештыру-иҗат эшчәнлеге мөдире;
— Илүзә Галиуллина — әйдәп баручы белгеч;
— Дмитрий Баранов — КВН түгәрәге җитәкчесе;
—Элина Якупова — керамика эшләре буенча түгәрәк җитәкчесе.
Данил Мостафин мәдәни үзәкнең республика мәдәнияте киңлегендә лаеклы урыны булуын билгеләп узды:
— Әлеге матур бинаны бизәп торучы коллективны котлыйм. Тырыш һәм үз эшен тиешенчә башкара торган хезмәткәрләр биредә. 5 ел эчендә Я. Емельянов исемендәге үзәк мәдәният киңлегендә үз урынын тапты. Монда оештырыла торган күргәзмәләр дә аерылып тора. Бу — коллективның чын дәрәҗәсендә иҗади икәнлекләрен күрсәтә. Людмила Белоусова, сез, чыннан да, үзәкнең төп "скрипка«сы. Алга таба да якты, нәтиҗәле эшчәнлек телим, — диде ул.
Вадим Никитин мәдәни үзәкне керәшеннәрнең төп 3 «алтын багана»сының берсе дип атады:
— Мамадыш керәшеннәре өчен әлеге йорт бик тә кадерле. Уртак йортыбызны булдыруга теләктәшлек иткән Республика Рәисе Рөстәм Миңнехановка һәм керәшен оешмасы җитәкчесе, безнең якташыбыз Иван Егоровка зур рәхмәт. Керәшеннәрдә 3 «алтын багана» бар дибез: берсе — «Туганайлар» газетасы, икенчесе — «Бәрмәнчек» ансамбле, өченчесе — менә шушы Җырчы Җәкәү йорты. Ә инде 4 аякта нык басып торсын дип, мин «Питрау» бәйрәмен өстәр идем. Алга таба да керәшен мәдәнияте киң колач җәйсен, — дип сөйләде Вадим Ильич.
Петр Уразайкин да Зәй районы башлыгы һәм барлык Зәй халкы исеменнән сәламнәр алып килгән.
— Бу — чыннан да, уникаль үзәк. 5 ел эчендә үзәк керәшеннәрнең тарихын, культурасын, традициясен танытуда зур эш башкара. Без монда килеп берләшәбез, тәҗрибә уртаклашабыз. Мәдәни мирасыбызны яшь буынга тапшыру өстендә дә зур эш алып барыла, — диде ул.
Татарстан халыклары ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты белән мәдәни үзәк тыгыз эшчәнлек алып бара. Бу хакта җитәкчеләр дә басып ясап әйттеләр.
— Сез оештырган чараларның югары дәрәҗәдә матур узуына сокланабыз. «Айбагыр» этнолагере гына ни тора! Быел бу лагерь тантанасында катнашып, исем китеп карап тордым. Шундый талантлы балаларыгыз бар, аларга дөрес милли тәрбия бирәсез. Барыбыз өчен дә үрнәк булырлык эш башкарасыз. Карендәш дип — иң якын кешегә әйтелә, без бер карыннан дигәнне аңлата. Сезнең карендәшләр дигән сүзегезне бик яратабыз, — дип сөйләде Ренат Вәлиуллин.
Тимур Кадыйров та мәдәни үзәкнең яшьләр белән эшләвен билгеләп узды.
— Бөтен юнәлештә дә сыйфатлы үсеш күренә. КВН командасы, «Айбагыр» лагеры, Яшьләр ассамблеясе — барысында да керәшен яшьләре алда баручылар рәтендә. Алар бик актив. Алга таба да үзәккәа тагын да күбрәк яшьләр тартылсын, — дип сөйләде ул.
Татарстан Халыклары ассамблеясенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.
— Людмила Белоусова — Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры;
— Ирина Муллина — мәгълүмати-методик тәэмин итү бүлеге мөдире;
— Илүзә Галиуллина — әйдәп баручы белгеч.
«Туганайлар» газетасы мәдәни үзәк белән ныклы эш тандемы булдырды. Редакция үзәктә уздырылган һәрбер чарада катнашып, үзәкнең эшчәнлеген яктырта бара.
— Без, «Туганайлар» редакциясе бу бинада иң еш булучылар дисәк тә була. Мәдәни үзәкнең бәйрәме — безнең дә бәйрәм. Алга таба да яңа идеялар, уңышлы чаралар үткәрүегезне телибез, дип, үзәк хезмәткәрләрен иҗатта илһам һәм сәламәтлек теләде Юлия Губина.
Җырчы Җәкәү уздырган бер генә чара да керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбленнән башка узмый. Бүген дә алар бәйрәмнең бер бизәге булып торды.
— Мәдәни үзәк 5 ел гына түгел, ә 15 еллап эшли кебек. Киңәшләшергә, җырларга, ял итәр өчен дә шушында киләбез. Бу бина үз гаиләбез кебек якын, — дип искәртте Эльмира Кашапова.
Мәдәни үзәкне бәйрәме белән котлап, Алабугада иҗат итүче танылган рәссамнарыбыз Илья Максимов белән Виктор Селиверстов та килгән иде. Виктор Селиверстов мәдәни үзәккә Алабуга күренеше сурәтләнгән картинасын бүләк итте.
5 ел — үзе бер тарих
Керәшеннәр дигәч тә, күпләрнең күз алдына Людмила Даниловна Белоусова килеп басадыр. 6 ел дәвамында — «Керәшен сүзе», 10 ел — «Туганайлар» газетасы редакторы, 17 ел — Татарстан республикасы керәшенннәр иҗтимагый оешмасының башкарма комитеты җитәкчесе, 5 ел Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры. Җырчы Җәкәү йортына килгән һәр кунак илһам алып, ял итеп кайтып китә. Шушы җылы атмосфераны тудыруда Людмила Даниловнаның өлеше зур.
— Безнең һәр ел үзе бер тарих, истәлек. Мәдәни үзәк ачылып озак та үтмәде, пандемия башланды. Авыр шартларда эшләп киткән үзәк без. Ачылгач ук яңа форматта эшли башладык: туры эфирлар, онлайн тапшырулар, видеоязмалар... Без, хәтта, онлайн-Питрау оештырдык. Бу формат белән хәзер дә эшлибез. Республикада, керәшеннәр яшәгән төбәкләрдә дә безнең чараларны онлайн карап баралар. Безне таныйлар, беләләр. Үткәргән бәйрәмнәргә зал тутырып килүче үз тамашачыбыз бар, — дип сөйләде Людмила Даниловна.
Шулай ук, ул хезмәттәшлек иткән партнерына Рәхмәт хатлары тапшырды.
Бәйрәмдә мәдәни үзәктә эшләп киткән хезмәткәрләр дә бар иде. Әлеге үзәк ачылгач та, беренче көннәрдән шушында эшләгән, керәшеннәр арасында халык җырына әйләнгән «Әй без идек» җыруының көй авторы Азат Хөсәенов шушы җырны бүләк итте.
Декрет ялындагы Сөмбелә Вәлиәхмәтова чыгышы да күпләргә ошады. «Мин татар кызы өчен, керәшеннәрнең бу йорты туган йортым кебек якын» дип, котлау сүзләрен шигырь юллары белән җиткерде ул.
Керәешннәр җыелма КВН командасы капитаны Дмитрий Баранов юмор сөйләп халыкны көлдертеп ял иттерде.
3 ансабмле — йөзек кашы
Кичә музыкаль номерларга бай булды. Иң беренчеләрдән булып мәдәни үзәкнең «Казансу» ансамбле чыгышы ачып җибәрде. Ансамбль кунакларга халкыбызның моңлы җыруларын бүләк итте, такмак әйтеп, тыпырдатып биеп тә алдылар. Әлеге ансамбль 2021 елда Җырчы Җәкәү йортында, Ләйсән Абакаева җитәкчелегендә оеша. «Казансу» республикада уздырыла торган чараларда да актив катнаша.
Россиянең атказанган артисты, педагогика фәннәре кандидаты Лидия Әхмәтова җитәкчелегендәге «Сәлам» фольклор ансамбле кичәне җанладырып җибәргәндәй булды. 2006 елда татар дәүләт педагогика университетының музыка факультетында студентлар коллективы буларак оешса, бүген мәдәни үзәк канаты астында эшләп килә. Ансамбль бәйрәм йолаларын, халык җыруларны, бию традицияләрен, музыка коралларын өйрәнүне саклау өстендә эшли.
Мәдәни үзәктә эшләп килүче тагын бер ансамбль — «Тумар». Мирасыбызны саклауда аларның да өлеше зур. Халык җыруларына заманча сулыш кертеп, сәхнәгә алып чыгучы яшь, өметле ансамбль бу.
Халык мирасын — халыкка
Этнокультура өлкәсендә хезмәт куючы Геннадий Макаров билгеләп узганча, мәдәни үзәктә башкарылган эшләр, халык күңелендә ямь таба.
— Безнең өчен бу зур бәйрәм. Эшләнгән эшләребез күренә. Мәдәни үзәгебез экспедицияләрдә табылган, фәнни китапларда язылган әйберләрне халыкка чыгара. Халык мирасын халыкка кайтара. Әле эшлисе эшләр күп, — дип искәртте ул.
Җырчы Җәкәү йорты коллективы тарафыннан махсус әзерләнгән җырулар — бәйрәмнең иң югары ноктасы булды. Геннадий Макаровның думбрада уйнап, Людмила Даниловнаның җырлавын бер тында карадык. Ә инде бәйрәм ахырында, мәдәни үзәк хезмәткәрләренең барысы бергә чыгыш ясаулары тамашачы күңелендә бик озакка уеылып калыр.
Бер генә коллектив та көчле җитәкче һәм профессионаллар командасыннан башка эшли алмый. Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә дә үз эшләрен яратучы һәм оста итеп башкаручы иҗат кешеләре җыелган. Карендәшләребез кайда гына яшәсә дә, аларны үз итеп көтеп торучы йортлары — керәшеннәрнең мәдәни үзәге, Җырчы Җәкәү йорты бар. Монда һәр нәрсәдә керәшен рухы сизелә. Керәшен культурасын саклап калып, аны яңа баскычка күтәрүдә зур эш башкарыла.
Мәдәни үзәк — безнең уртак җортыбыз, гаиләбез. Керәшен җорты ул! Алга таба да уртак йортыбызда утлар гел янып торсын, җылы булсын!
Бәйрәмнән туры эфир:
Светлана Зянкулова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев