Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен җиңгиләре оныкларына куана

Бүген – оныклар көне. Бәйрәм көне уңаеннан, берничә карендәшебез балаларының уңышлары белән бүлеште.

Әби-бабайда — туган нигез җылысы, нәсел җебенең башы шунда барып тоташа. Оныклар, балалар җыелган, гөр килеп торган йортлар соклану тудыра. Балдан татлы балам баласы, дип бик дөрес әйткәннәр. Оныклар бигрәк кадерле шул. Әби-бабайлы булганнар — иң бәхетле кешеләр! Алар өчен оныклар балаларыннан да татлырак, һәрвакыт тәмле ашларын пешереп көтеп торалар, кирәкле киңәшләрен бирәләр.

Оныклар көнен 30дан артык ил бәйрәм итә икән. Максат һәркайсының бер — оныкларга карата мәхәббәтен аңлату.

«Минем оныгым гел аш әзерләү, камыр ризыклары пешерергә, тәм-томнар әзерләргә ярата. Һәр иртә, ул йокысыннан уянып күзен ачуга, «бүген нәрсә пешерәбез» ди», — дип сөйләгән иде Питрәч районының Кәвәл авылыннан Зоя Шипшова оныгы Карина турында гоурланып.

Керәшен Сәрдәсеннән Нина Фадеева, Казаннан Венера Мураткина да оныкларының куанычын күреп яшиләр.

 

Алар белән вакыт үткәреп яшәрәсең генә. Өстәвенә, сине заман белән бергә атларга өйрәтүчеләр алар, оныклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев