Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен гаиләләре сайлауга актив килә һәм «Всей семьей на выборы!» дигән фотоконкурста катнаша

Россиядә бердәм сайлау көнендә, ягъни, 8 сентябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советына да депутатлар сайлау үткәрелә.

Татарстан халкы сайлауларга бөтен гаиләләре белән килү традициясен актив үстерә. Россия сәясәтчесе, «Петербургская политика» фонды җитәкчесе Михаил Виноградов сайлау участогына бөтен гаилә белән килүне мөһим традиция диде:

«Эш булсынмы ул, ялмы вакытны гаилә белән уздыру — кеше тормышындагы иң мөһим нәрсәләрнең берсе».

Безнең карендәшләребез дә бүген гаиләләре белән сайлауларда актив катнаша. «Всей семьей на выборы!» дигән фотоконкурстан да читтә калмыйлар.

Кайбыч районының Хуҗа Хәсәннән Бояриннар, Байморза авылыннан Лазеревлар, Питрәч районының Керәшен Сәрдәсеннән Канашовлар, Мөслим районының  Яңа Усы авылыннан Филиповлар инде үз тавышларын биреп, фотоларын социаль челтәрләре битләренә урнаштырып та куйдылар. 

 

 

Керәшен Сәрдәсеннән Лидия һәм Николай Канашовлар болай диделәр:

«Сайлауларга һәрвакыт теләп катнашабыз, шушы гомер буена бер генә тапкыр да калдырмадык. Без аны үзебезнең гражданлык бурычыбыз дибез»

Кайбыч районының Тәрбит авылыннан Галкиннар балалары белән бергә барганнар:

«Сайлаулар турында балаларыбызга да сөйләдек. Олы улыбыз бик кызыксына инде. Алла бабай мина телефон уйнасын иде дип, теләкләр теләп, чукынып кайтты кечкенәләре. Әйдә өйдән мәчене или этне дә алыйк сайлауга, безгә игътибар күбрәк  булыр диләр», – дип сөйләде Надежда Галкина. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев