Керәшен фольклор ансамбльләре җитәкчеләре өчен семинар булды
Казан шәһәренең Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәгендә, керәшен фольклор ансамбльләре җитәкчеләре өчен, “Керәшеннәрнең җыр культурасы” фәнни-гамәли семинары уздырылды. Аны Россия сәнгать тарихы институты фольклор секторының өлкән фәнни хезмәткәре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, сәнгать фәннәре кандидаты Наилә Әлмиева үткәрде.
Семинар керәшен этник культурасын, җыру һәм җырлау традициясен өйрәнеп халыкка җиткерүдә турыдан-туры эшләүче мәдәният учреждениесе хезмәткәрләренең, фольклор ансамбльләре җитәкчеләренең осталыгын арттыру, тәҗрибә уртаклашу максатыннан оештырылган.
Санкт-Петербургта яшәүче Наилә Юнисовнаны керәшеннәр белән эшлекле, фәнни мөнәсәбәт консерваториядә белем алган 1978 елдан бирле бәйле. Ул керәшен авылларына экспедициягә чыга һәм өлкәннәрнең җырлау рәвешен, башкару үзенчәлекләрен аудиога яздырта, милли киемле түтиләрне фотога төшерә. Наилә Әлмиеваның дистәләрчә еллар дәвамында җыйган шул язмалары нигезендә, 2007 һәм 2013 елларда «Керәшен татар җырлары» антологиясенең ике томы басылып чыга. Аларның беренчесендә — Питрәч, ә икенчесендә Кайбыч ягы керәшеннәре җырулары тупланган Ул җырулар 1986-1999 елларда керәшен авылларына экпедицияләре вакытында яздыртылган.
Республикабыз шәһәрләреннән һәм районнарыннан Җәкәү йортына җыелган керәшен фольклор ансамбльләре җитәкчеләренә Наилә Юнисовна керәшен җыр культурасы, аның үзенчәлекләре турында сөйләде. Үзе булган авылларда халыктан яздыртылган аудионы тыңлатып, музыка белгече буларак, җентекле анализ ясады. Семинар, берьюлы, мастер-класс белән үрелеп барды.
«Экспедицияләрем авылда дүрт буын бергә яшәгән, ире дә хатыны да җырлаган елларда башланды. Керәшеннәрнең элгәреге җырлау культурасын белүче соңгы буынны күреп калдым, — дип сөйләде Наилә Юнисована. — Фольклор — тормышның бер өлеше һәм җырлар да елның аерым бер вакытында башкарылган. Аны өйрәнеп, сәхнәдә җырлавыбыз — икенчел башкару».
Семинар барышында Зәй, Мамадыш, Минзәлә, Түбән Кама, Чистай, Алабуга, Кайбыч һәм Әлмәт районнарында карт әбиләрдән, бабайлардан яздыртып алган җыруларны тыңлатып, аларга анализ ясап барды Наилә ханым. Кайбер җыруларны үзе дә көйләп, залдагылардан да кабатлатты.
Зәй ягындагы Туңылҗа авылы карты, 1906 елгы Никон Федоровтан 1978 елда яздыртып алган рәт җыруын тыңлаткач, «ирләр җырлавы» алымнарын яңартырга дигән фикер белдерде. Шулай ук, 1989 елны Түбән Кама районының Кушай авылында яздыртылган Май чабу көен дә тыңлатты. «Май чабу көе — сирәк табыш. Борынгы ритуаль көй. Халыкара музыка фәне өчен дә зур табыш бу», — дип нәтиҗә ясады Наилә ханым.
1981 елда Чистай районының Чуваш Ялтанында яздырткан Үле саклау көенең дә сирәк очраганын искәртте.
1980 елны Мамадыш районының Владимир авылында Кладия Кирюшинаның (1916 елгы) «Безнең ил»не җырлавына аерым игътибар юнәлтте: «Тыңлагыз, ул вакытта ничек яңгыраган! Ул тиз җырланырга тиеш түгел. Ә эчке горурлык белән яңгырасын».
Иркутск өлкәсендәге Харёта авылында 1971 елны Ирина Ермолаева һәм Прасковья Николаеваның җыруын яздыртылган аудиотасманы үзенә биргәннәрен телгә алып, аларның көйләре Минзәлә һәм Бакалы ягы керәшеннәренекенә охшаш икәнен әйтте.
Соңыннан фольклор ансамбльләр өчен шундый әһәмиятле семинар оештырганнары өчен, Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк йорты директоры Людмила Белоусовага һәм фольклор белгече, галим Наилә Әлмиевага рәхмәт җиткерделәр. Семинарда, керәшен авылларына фольклор экспедицияне оештырудагы ярдәмнәре өчен, Алабуга, Мамадыш, Түбән Кама, Менделеевск, Чистай һәм башка районнардан мәдәният идарәсе, җирле керәшен оешмасы, фольклор коллективлары җитәкчеләренә Россия сәнгать тарихы институты директорының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Соңыннан Людмила Белоусова үзе әйтеп үткәнчә, фольклор коллективлар өчен мондый семинарлар һәр районда аерым оештырылса да яхшы булыр — ансамбльләрдә җырлап йөрүче һәр үзешчән артист үзе тыңлый алыр, осталыгын тагын да арттырыр иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев