Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Керәшен дигән халык бар” фестивале булды

Түбән Каманың “Семья” паркында шәһәр һәм район күләмендә керәшен культурасы фестивале уздырылды.

Түбән Камадагы заманча бу парк соңгы берничә елда шәһәрнең төп мәдәният үзәгенә әйләнде. Җәйге айларда кичләрен паркта Татарстанның танылган сәнгать осталары һәм җирле үзешчән җырчылар халыкны ял концертына җыя.

Питрау атнасы кичләренең берсендә паркта халык аеруча күп булды. Бу кичне биредә җирле керәшеннәр үз тарихлары, бай культуралары беән таныштырдылар. Күпләрне көнләштерерлек бер сыйфатлары – борынгылыкны, халыкның мирасын бөртекләп җыеп-өйрәнеп, күз карасыдай саклау хас шул керәшеннәргә. “Семья” паркындагы фестиваль моны тагын бер мәртәбә раслады.

Керәшен биюен өйрәнергә теләүчеләргә “Сүрәкә” ансамбле җитәкчесенең кызы Радмила Вәлиуллина мастер-класс оештырды. Керәшен биюе алымнарын өйрәнүчеләр соңыннан сәхнә каршындагы мәйданга чыгып, такмак-җыруларга туры китереп басарга тырыша-тырыша тыпырдадылар. Әти-әниләренә ияреп килгән балалар рәсем ясау буенча уздырылган мастер-класста катнаштылар. Саклагыч курчаклар һәм башкаларны ясау буенча үткәрелгән мастер-класста да кеше күп иде. Тарих белән кызыксынучылар өчен, амфиһеатрны хәтерләтеп ясалган бу күңел ачу мәйданы сәхнәсендәге фото күргәзмә аеруча файдалы булды. Нәсел истәлеге буларак сакланган 100, 50 еллык ул фотолар Чәбия һәм Актүбә авыллары, андагы керәшеннәрнең көнкүреше, кием-салым үзенчәлеге турында сөйли.

Кичәдә катнашучылар арасында шәһәр төзелеше килгәч, булачак Түбән Камага үз нигезләрен бирергә мәҗбүр булган керәшен авыллары Актүбә, Чәбия турында беренче мәртәбә генә ишетүчеләр дә булды. Чөнки паркка бу кичне керәшеннәр һәм татарлар гына түгел, рус, чуваш, украин һәм башка милләт вәкилләре дә җыелган иде.

Алар сәхнәгә җырларга чыккан Ариана Кадыйрова өстендәге элгәреге керәшен милли киеменең ничек аталганын, андагы бизәкләрнең нәрсә аңлатканын, кызлар һәм хатыннар киеме нәрсәсе белән аерылып торуын да белделәр. Фестивальне алып баручылар – “Сүрәкә” ансамбле җитәкчесе Ольга Вәлиуллина белән “Заман” уку-аралашу үзәге җитәкчесе Ольга Афонова рус һәм татар телләрендә сөйләгәч, җыелган халык барысын да аңлап, төшенеп утырды.

Әлбәттә инде, керәшеннәр җыелган җирдә җыру-биюләрсез, уенсыз булмый. Керәшен фольклор ансамбльләре “Сүрәкә”, “Балчыклы җиңгиләре”, “Серле мәләнчек”, “Баш чишмә”, “Җиз кыңгырау” һәм аларның солистлары аерым да җырладылар. Ә халык мәйдан тутырып биеде.

Үзләрен кич буе җыр-көйләр тыңлаткан һәм халыкның борынгылыкка барып тоташткан тарихы, бай мирасы белән таныштырган керәшеннәрнең җирле оешма җитәкчесе Тамара Баһаветдинованың да чыгышын тыңлап, чын күңелдән алкышлады халык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев