Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен авылларында өлкәннәрне хөрмәтләделәр

Илебездә Өлкәннәр декадасы гөрли. Керәшен авылларында кадерле әби-бабайларны, дәдәй-түтиләрне хөрмәтлиләр.

Бәйрәмнең көз фасылына туры килүе очраклы түгел. Алтын көзге чорда бар көчен илебезнең иминлегенә багышлаган, яшь буынга якты тормыш бүләк иткән кешеләрне хөрмәтлибез. Бәйрәм чараларының керәшен авылларында ничек үтүен белештек.

Чистай районының Бахта авылы клубында өлкәннәр концерт карап, аралашып, бергәләп мул табыннар артында очрашкан.

“Аларны күреп күңелләр сөенә, барысы да бәйрәмчә матур итеп киенеп-ясанып килгән, өлкәннәребез бу бәйрәмне аеруча көтә, чөнки бу – аларның көне. Өлкәннәребезгә кадер-хөрмәт һәрвакыт булырга тиеш. Районның Мөслим авыл җирлеге башлыгы Ландыш Зарифовнаның өлкәннәребезне котлавы, җырлавы, үзебезнең керәшен җыруларын тыңлавы аеруча куңелләребезгә хуш килде. Барысы да борчу-мәшәкатьләре турында онытып, күңелләре белән ял итеп, күтәренке кәефтә таралышты”, – дип сөйләде чистайлылар.

Бакалы районының  Яңа Маты мәдәният йортында Өлкәннәр көненә багышланган "Күңелләребез һәрчак яшь" исемле бәйрәм чарасы узган.

“Бәйрәм җырлар, матур сүзләр белән үрелеп барды. Озын гомер еллары узсалар да, алда әле юллар күп, ә аннан бару җиңел һәм күңелле булсын!”, – диделәр матылылар.

 

 Зәй районының Урта Баграж мәдәният йортында өлкәннәргә багышланган бәйрәм кичәсен  авыл җирлеге башлыгы Павел Минеев ачып жибәргән.

Бәйрәм бик кунелле узды. Барлык кунакларга олы рәхмәт. Аларга исәнлек-саулык, тазалык-байлык, тыныч тормыш теләп калабыз. Тагын шундый очрашулар куп вакыт насыйп булсын иде. Күңелләргә үтеп керерлек матур җыруларыбызны җырладык, биедек. Бәйрәм табынсыз булмый, тәмләп чәй дә эчтек”,  – дип сөйләделәр Урта Багражның мәдәният йорты хезмәткәрләре.

Шул ук районның Якты Күл мәдәният йортында "Күңел җылысын сезгә бүләк итәбез" дигән бәйрәм программасы узды.

«Бәйрәм дәвамында өлкәннәр авыл артистларыннан үз адресларына чын күңелдән сәламәтлек, озын гомер, яхшы кәеф теләүләрен ишеттеләр. Авыл җирлеге башлыгы Зиннур Мохтаров читтә калмады, кунакларны шушы матур көн белән котлады, исәнлек-саулык, иминлек теләде. Бәйрәм тантанасы  вакытында өлкәннәрне  күңел җылысы һәм шатлык хисләре биләде. Түтиләр һәм дәдәйләр бер-берсе белән аралаша, шатлыкларын уртаклаша, бии һәм хәтта яраткан җырларын башкара алдылар. Яшьлек еллары искә төште, төрле тормыш тарихлары сөйләнде. Бәйрәм күңелле һәм өйдәгечә өстәл табыны артында үтте”,– дип хәбәр иттеләр Якты күлдән.

 

Лениногорск районының Федотовка авылы клубында Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм чарасы аеруча матур үткән.

“Бәйрәмебезнең беренче өлешен театр түгәрәгенә йөрүче балалар чыгышы белән башладык. Ә инде бәйрәмнең икенче өлешен халык уеннары белән давам иттек. Дәдәй-түтиләр авыл җыенында мондый уеннарда катнашмыйлар, ә монда бик теләп аркан да тартыштык, чүлмәк тә ваттык, капчык киеп тә йөгердек. Бәйрәм бүләксез булмый бит ул. Авылыбыз башлыгы Валентина Ивановна уенчыларга бүләкләр дә таратты. Бәйрәмебезнең өченче өлешендә Өлкәннәребезне кайнар чәй табыны көтә иде. Табын артында гармунга кушылып матур җырлар җырлап, бәйрәм дәвам итте. Өйгә кайтып киткәндә өлкәннәребез бу чараны оештыручыларга рәхмәтләрен белдерделәр – дип сөйләде федотовкалылар

 

 

Кайбычның Хуҗа Хәсән авылы мәдәният йортында Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм концерты булган.

“Светлана Бартязова җитәкчелегендәге "Инешкәй" фольклор төркеме чыгышы һәркемгә ошады, Лилия Муллина һәм Анна Матвееваның җырлары, "Миләшкәй" төркеменең театраль тамашасы күңел түренә үтте. Концерттан соң өлкәннәр барысы да бүләк итеп бирелгән, азык-төлек җыелмалары белән, зур пакет алдылар. Барлык катнашучылар исеменнән "Август-Кайбыч" җәмгыяте директоры Александр Ивановка, Кайбыч районы Башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга, 1992 елда тарихка кереп калган өлкәннәр хөрмәтенә бүләкләр бирү традициясен саклап калулары һәм дәвам итүләре өчен рәхмәт белдерәбез. Барлык пенсионерлар да канәгать һәм җәмгыятьнең югары җитештерү һәм финанс күрсәткечләренә ирешүен телиләр”,– дип яздылар алар.

 

 

Алабуганың Олы Шүрнәк авылында да Өлкәннәр көнен билгеләп үткәннәр.

“Бик тә җылы бәйрәм, әти-әниләребез, әби-бабаларыбыз бәйрәме. Без бу көнне концерт һәм тәмләп чәй эчү белән билгеләп үттек. Өлкән буынга күңелле ял итәргә, аралашырга, кайберәүләренә ялгызлыкны онытып торырга мөмкинлек бирде”, – дип яздылар мәдәният йортыннан.

 

Саба районының Кырбаш авылында бәйрәм бик кунелле узган. Бу хакта безгә шушы авылда яшәүче Роза Зәкиева язды:

«Җырлап, биеп, төрле уеннар уйнап үзебезнең күңелне күреп, сөенеп кайттык. Надежда Михайловнаның үзе пешергән «супер» бәлеше генә ни тора, тагын күп тәмле әйберләр белән өстәл тулы иде»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев