Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен авылларында әфганчылар белән очрашулар узган

Әфганстанның шомлы жилләре бер генә авылны да урап үтми. Күпме ир-егетләребезгә дәһшәтле көннәрнең шаһиты булып, гомерләрен куркыныч астына куеп ут астында йөрергә, дары исен иснәргә туры килде.

Чистай районының Бахта авылы клубында сугышчы-интернационалистлар көненә багышланган чараны «Тере хәтер» дип атадылар.  

“Әфганстанда сугышында һәлак булган батырлар турында истәлекне аларның бергә сугыш сынауларын узган иптәшләре, гаиләләре һәм якын кешеләре изге итеп саклый. Чарада Әфган сугышы ветераннары катнашты. Алар Әфганстанның үз тормышында ничек югалмас эз калдырганын, хәрби бурычларын ничек үтәгәннәрен, ниләр кичергәннәрен дә искә төшереп сөйләделәр”, – дип яздылар Бахта авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре.

Әфган сугышының асылы белән тирәнтен таныштыру, хәрби хезмәттә булган ир-егетләргә карата хөрмәт хисләре тәрбияләү максатыннан, 15 февраль көнне, Мамадыш районының  Дүсмәт мәдәният йортында, әфганчы авылдашлары Николай Павлов белән "Әфган юлы" дип исемләнгән очрашу уздырылды.

“Николай Иванович хатирәләре белән уртаклашты, очрашуга килгән авылдашларын, балаларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Һәр сорауга җитди җавап биреп, яшь буынга үзенең изге теләкләрен җиткерде. Николай абый һәм аның гаиләсе фермерлар: җирләре, эре мөгезле терлекләре бар. Аны күп кенә авыл кешесе, балалар фермер дип кенә белә. Ә аның үткән тормыш юлын белмибез. Ул беркайчан да мин ветеран, мин әфганчы дип йөрмәде, ә тыныч кына, үз алдына максат куеп, тормыш матурлыгын тоеп яши биргән кеше. Безнең арада, безнең авылда шундый кешеләр барлыгына без чиксез шат”, – диделәр чараны оештыручылар.

Очрашулар илебездә тынычлык булсын, мондый куркыныч вакыйгалар булмасын дигән теләкләр белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев