Кёнигсберг Россия шәһәреме яки Европаныкымы?
Сәяхәт итәргә кем яратмый икән!? Мин дә ел саен ял итеп, яңа шәһәрләр күреп кайтырга тырышам. Быел беркая да барып булмас ахры, дип моңаеп йөргәндә, бәхет елмайды бит. Кечкенә хыялым чынга ашты. Россиянең башка территориясеннән тулысынча аерылып торган Калининград өлкәсен күрергә насыйп булды.
Бу сәяхәтем турында яза башлагач, телефонымдагы фото-видеоларны карап, рәхәт һәм күңелле мизгелләрне тагын бер кат искә төшердем. Һәм анда күргәннәремне сезгә дә сөйләргә булдым.
Быел, сентябрь аенда, дус кызларым белән «спонтанно» Калининградка барып кайтырга булдык. Озак уйлап тормыйча, билетлар алдык. Очарга санаулы көннәр калып барганда, картада шәһәрнең матур, истәлекле урыннарын да билгеләп куйдык.
Калининград
Калининград өлкәсе Россиянең башка территориясеннән тулысынча аерылып тора. Балтыйк диңгезе буеның бер өлешен биләп торган бу шәһәр Польша һәм Литва белән чиктәш. Калининград 1946 елга кадәр Кёнигсберг дип аталган һәм ул немец шәһәре булып саналган. Татарстаннан бер сәгать аерма. Казаныбызда 11:00 булса, монда әле иртәнге 10:00 гына. Храброво аэропортына килеп төшкәч тә, такси чакыртып отельга киттек. «Сезгә «повезло» кызлар. Бездә бу вакытта суык, яңгырлы көзге көннәр була иде, ә хәзер тагын җәй башланды дияргә була» , — дип тагын да кәефне күтәрде таксист абый.
Монда килүче туристларга шәһәр халкы да калын (мәсәлән, футболка-кофта-курта) киенергә куша. Чөнки көн сәгать саен үзгәрә. Сентябрь аенда һава торышы уртача +15-18 градус була, ә без барганда +28 иде (!), чыннан да «повезло».
Отельга урнашып, сумкаларыбызны калдырдык та, тизрәк шәһәр карарга чыгып киттек. Без яшәгән кунакханә шәһәр уртасында иде, шуңа җәяүләп үзәктә урнашкан Кант утравына юнәлдек. Ул — Калининградның иң истәлекле урыны.
Шушы утрауда готика стилендә төзелгән кафедраль собор урнашкан, ә аның эчендә — Россиядәге иң зур орган залы. Аны соборның «йөрәге» дип тә атыйлар. Монда сәгать саен диярлек орган музыкасы концерты була. Без дә, чын орган тавышын ишетү мөмкинлеген кулыбыздан ычкындырмадык, тиз генә билетлар алып, концерт карап чыктык.
Кафедраль соборның бер почмагында Кёнигсбергта туган һәм гомер буе шушында яшәгән бөек фәлсәфәче Имануиль Кант җирләнгән.
Шушы утрау янында гына «Балык авылы» (Рыбная деревня) урнашкан. Бу — күпләрнең яраткан ял итү урыны. Аның янындагы су каналлары берникадәр Санкт-Петербург шәһәрен хәтерләтә.
Калининград биек биналары, тәмле марципан конфетлары һәм гәрәбә (янтарь) белән данлыклы. Россиядәге иң беренче янтарь музее да нәкъ менә Калининградта ачылган. 3 этажлы музейда 16000 меңнән артык эспонат бар, дөресрәге, янтарь ташлары. Сокланып, һәрбер экспонат белән танышып йөрдек: янтарьдан эшләнгән кораб, шахмат фигуралары, сәгать, өстәл, чутсыз бизәнү әйберләре...
Бөтендөньяга танылган «Витязь» судносы һәм су асты көймәсе дә Калининградта урташкан. Шул «Витязь»ның коридорларын, су асты көймәсенең отсекларын карап йөрдек. Аларны сүз белән генә аңлату мөмкин түгел. Кайчандыр тормыш кайнап торган кечкенә бүлмәләр, экспонатлар һ.б.
Светлогорск
Калининградка килеп тә, Балтыйк диңгезенә бармый калырга ярамый! Шуңа, икенче көнне иртүк Калининград өлкәсендәге Светлогорск шәһәренә юл тоттык (Светлогорк 1947 елга кадәр Раушен исемен йөрткән). Ике арада электричка йөреп тора, 40-50 минут эчендә барып җитәсең, билет бәясе — 80-100 сум.
Электричкадан төшүгә, биткә суык диңгез җиле килеп бәрелә. Иң беренче эш итеп, канат юлына (канатная дорога) утырып, текә ярдан диңгезгә таба төштек. Монда әллә нинди ачы җилләр иссә дә, рәхәт. Акчарлакларны күзәтеп, диңгез һавасы сулап, хыялланып утырдык яр буенда.
Вакытны озакка сузмыйча, җәяүләп кенә шәһәрнең төп символы булган 25 метрлы су башнясы (Водонопорная башня) янына киттек. Әкияттәге кебек матур. Биек стеналарына үрмәләп үскән чирәм, җил белән селкенгәндә, бу башня шундый серле булып тоелды.
Шәһәр үзәгендә Раушен дигән сәүдә үзәге урнашкан. Мондагы йортлар, кафе, кибетләр, барысы да сокландыргыч. Урамнардагы чисталыкны һәм тынычлыкны күреп сүзсез каласың. Кечкенә генә кафеларда салмак кына музыка уйный, ашыгу, ыгы-зыгы юк. Вакыт-вакыты белән, бу Россияме соң, дип тә уйлап куйдым.
Иртәдән кичкә кадәр җәяүләп шәһәр урамнарында йөреп, кич электричкага утырып, Калининградка кайтып киттек.
Зеленоградск
Калининград өлкәсендә тагын бер кечкенә генә курорт шәһәр бар. Ул — Зеленоградск. 1946 елга кадәр Пруссиянеке булган һәм Кранц шәһәре дип аталган. Диңгез һавасы файдалы дип, элек монда күп санлы отель, гостиница, санаторийлар төзегәннәр. Шушы шәһәрдән ерак түгел, Калининградның иң истәлекле урыны «Куршск толымы» («Куршская коса») урнашкан. Иртүк, экскурсия белән шунда юл тоттык. Барганда «Бии торган урман»га да тукталдык әле. Монда агачлар әллә нинди формаларга керек, бөтерелеп, бер-берсенә үрелеп үскәннәр.
1 сәгать чамасы узгач, «Куршск толымы»на барып җиттек. «98 километрга сузылган озын һәм тар ком полосасы. Ул Литва белән Калининградны тоташтырып тора (Без Литва чигеннән нибары 5-6 километр ераклыкта гына идек). Бер ягында — Балтыйк диңгезе, икенче ягында — Куршск култыгы. Бу «толым» ЮНЕСКО исемлегенә кергән.
Монда Калининградның иң чиста һәм иң киң пляжлары урнашкан. Су коенмасак та, аякларыбызны гына булса да диңгездә чылатып алдык.
Кире кайтканда Зеленоградск шәһәрендә төшеп калдык. Монда нибары 16 мең халык яши. Шуңадыр да, Зеленоградскида авылдагы кебек тыныч, гади, шәһәрне җәяү генә дә йөреп чыгып була. Шундый матур, кечкенә. Мультфильмнардагы кебек урамнар, өйләр.
Ә иң кызыгы: Зеленоградск икенче төрле «песиләр шәһәре» дип атала. Хәтта, башка бер җирдә дә булмаган «котошеф» һөнәре дә бар монда. Мәчеләр өчен дип төзелгән кечкенә өйләрне күреп гаҗәпләндек. Әле алай гына да түгел, бөтен кибет-кафеларда мәчеләр өчен аерым җылы урын да әзерләп куйганнар. Стеналарда, гөл савытларында, урындыкларда, канализация люкларында, хәтта ут баганаларында да мәче сурәтләнгән.
Шәһәр үзәгеннән әз гына баргач, туп-туры пляжга килеп чыгасың. Яр буендагы балыкчылар санап бетергесез. «Балтыйк ягы атмосферасын тоясыгыз килсә, безнең балыктан авыз итми калмагыз» дип әйтүче шәһәр халкы киңәше белән, балык ризыгы әзреләнә торган кафега да бардык. Белеп мактаганнар, Балтыйк диңгезе балыгыннан да тәмлерәген ашаганым юк әле.
Очы-кырые күренмәгән шәһәр пляжындагы халык әкренләп яр буена елыша башлады, чөнки тиздән кояш байый, ә монда ул искитәрлек матур. Ал, зәңгәр, шәмәхә төстәге офык... Шул матурлыкка хозурланып, озак кына урыныбыздан кузгала алмыйча утырдык.
Беренче карашка Калининград Россиянең башка шәһәрләреннән аерылмый диярлек. Әмма урамнарыннан йөри торгач, аның үзенә генә хас атмосферасын сизеп аласың. Европа стилендәге йортлары, гади кешеләре, тыныч урамнары белән аерылып тора Калининград өлкәсе.
Кыскасы, үзегезгә дә ул якларга барып, үз күзләрегез белән күреп, ял итеп, илһам алып кайтырга язсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Комментарии
0
0
Супер Алина ты молодец
0
0