Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кемнәр урта махсус уку йортларына беренче чиратта алыначак?

Мондый учреждениеләргә техникумнар, көллиятләр һәм училищелар керә. Исемлектә аталган затлар, мәктәп программасын үзләштерү нәтиҗәләренә бәйсез рәвештә, беренче чиратта укырга алыначак.

Быел 1 сентябрьдән Россия Геройлары, махсус хәрби операция хәрби хезмәткәрләре һәм аларның балалары урта махсус уку йортларына беренче чиратта укырга алыначак. Әлегә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының әлеге боерыгы коррупциягә каршы экспертиза уза.

Документта әйтелгәнчә, төзәтмәләр урта һөнәри белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы оешмаларда укырга керү гаризаларын кабул итү һәм теркәү буенча хезмәт күрсәтү регламентына кертеләчәк. 

Исемлектә түбәндәге затлар санала:

— Россия Геройлары, өч Батырлык ордены белән бүләкләнгән затлар;

— махсус хәрби операция зонасында яки аның белән чиктәш районнарда хезмәт иткән хәрби хезмәткәрләр һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләре;

— өлешчә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган гражданнар, шулай ук фронтка үз теләге белән китүчеләр;

— 2014 елның 11 маеннан Донецк Халык Республикасы һәм Луганск Халык Республикасы хәрби формированиеләре яки халык милициясе сафларында хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан затлар;

— махсус хәрби операциянең икенче, өченче һәм дүртенче пунктларда аталган хәрби хезмәткәрләренең балалары;

— хәрби хәрәкәтләрдә катнашу өчен башка дәүләтләргә җибәрелгән затларның балалары;

— хезмәт бурычларын үтәгәндә COVID-19дан һәлак булган медицина хезмәткәрләренең балалары.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев