Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кечкенә дә, төш кенә

Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче 6 яшьлек керәшен малае Максим Константинов –фән олимпиадалары һәм җыр-бию буенча Татарстан, Россия күләмендә уздырыла торган конкурслар лауреаты, ул әле конструкторлардан өйләр төзи һәм барлык төр динозаврларның да исемнәрен белә.

Бәләкәйдән үк

Максимның әти-әнисе Мамадыш районыннан: әнисе Юлия (Назарова) — Албайдан; әтисе Вадим — Югары Әрнәштән (Казаклар авылы). Алар гаиләләре белән Яр Чаллы шәһәрендә яшиләр. 87нче «Золушка» балалар бакчасына йөрүче олы уллары Максим бәләкәйдән үк зирәк. «Бакчага йөри башлаганчы ук төсләрне аерырга, санарга өйрәнде. Бәлки шуңадыр да тиз ияләште», — дип сөйли улы турында Юлия.

Балалар бакчасында Максим «Оста куллар», «Инглиз теле», «Укучы» («Читайка»), «Вокал» түгәрәкләренә йөри. Конкурсларның берсен дә калдырмый: кул эшләре, җыр-биюләр, шигырь сөйләп, театрларда уйнап үзен күрсәтә. 

Максим шәһәр күләм конкурслардан кала, Республика, Россия күләмендә узучыларында да катнашып, лауреат була. 

— Сез кулдан бик матур әйберләр эшлисез, группаның активисты, — дип, Россиякүләм иҗат конкурсларында катнашырга бакчадагы тәрбиячеләр этәрде. «Экология һәм без» дигән темага олы итеп кулдан эшләнмә ясадык. Нәтиҗәдә, эшебезне югары бәяләделәр. — дип сөйләде Юлия Сергеевна. — Шигырь сөйләргә дә бәләкәйдән үк осталыгы бар. Әле ул безгә, үзенеке белән беррәттән, иптәшләренә ятларга бирелгәнен дә отып алып сөйләп күрсәтә, шаккатып карап утырабыз.

Максимның 2 ел рәттән балалар бакчасында матур итеп шигырь сөйләү, нәфис сүз конкурсында катнашып, 1 дәрәҗә диплом белән бүләкләнә. 2023 елда Габдулла Тукайны искә алу көненә багышланган конкурска Константиновлар гаиләсе «Кызыклы шәкерт» шигырен сайлап, кулдан эшләнмә ясыйлар. Олы бакча, өй, агачлар, шәкерт, эт — боларның барысы да нәкъ шигырьдәгечә булган. Беренчелекне алган Константиновларның бу эшләнмәсен соңыннан республикакүләм «Ватан белән горурланабыз! Тукай белән горурланабыз!» дигән конкурска җибәрәләр. Монда да эшенә югары бәя бирелә: гран-при Максимныкы.

Бәләкәйдән динозаврлар белән кызыксынучы Максим аларның барысының да исемнәрен белә икән. Телевизордан да шулар турында карарга ярата. Энекәше Макар белән конструкторлардан әллә нинди җәнлекләр, өйләр төзиләр. Спорт белән дә дус.

Быел аның бакчада чыгарылыш елы. Яңа уку елында беренчегә баручы Максим инде укый, яза, саный белә, математикага да башлы. Татарча, русча, хәтта, инглизчә дә аңлый, сүзләрне белә. Инглиз теленнән Халыкара олимпиадада 1нче урынны яуларга да өлгергән ул. Быел Яр Чаллы шәһәренең барлык садиклары арасында үткәрелгән «Всезнайка» конкурсында II дәрәҗә диплом белән кайткан. Күргәнегезчә, гел җиңүчеләр рәтендә. 

Сөйләшә башлауга көй суза

Максим 2 яшь тә 6 айда чиста, ялгышмыйча, төгәл итеп сөйләшә башлый.

«Улыбызга 3 яшь булганда Элвин Грейның «Уфтанма» дигән җыры популяр иде. Максим шул җырны көйли башлады. Әһә, тавышы бар икән бит, җырлар ахры бу үсә төшкәч дидем. Менә шуннан бирле җырлыйбыз да җырлыйбыз, музыка безнеке инде», — дип сүзен дәвам итте Юлия. — Кайберәүләргә мондый талан тумыштан, геннардан килә. Маманын тутасы Людмила, ерак бабай гомер буе сәхнәләрдә җырлады, минем папа да мәҗлесләрдә кушыла, иремнең мамасы элгәреге керәшен җыруларын матур жырлый. Бәлки шулардан да күчкән дер. 

Балалар бакчасындагы музыка җитәкчеләре дә Максимның җырга сәләте бар, профессианаль рәвештә шөгыльләнергә кирәк диләр. Җыр конкурсларында да уңышлы чыгыш ясый: «Колибри» Республикакүләм сәнгать иҗаты фестиваль-конкурсында, «Беренче адымнар» Республикакүләм яшь җырчылар фестиваль-конкурсында, «Карусель мелодий» региональ вокал конкурсында катнашып II дәрәҗә дипломга лаек булган.

Әнисенең туган авылы Албайдагы концертларның берсен дә калдырмый.

«Улымның бәйрәмнәрдә сәхнә түренә басып җырлавы, биюе күнелләргә май булып ята. Аның уңышларына сөенеп, куанып яшибез. Үзебезнең керәшен җыруларын да өйрәтәсем килә. Аларны да онытмасын, сәхнәгә чыкканда, керәшен егете икәнен дә белсеннәр», — дип хыялы белән дә уртаклашты Юлия Константинова. 

Максимның бәләкәйдән килгән талантын күреп алып, дөрес юнәлеш бирүче һәм алга таба үстерү өчен тиешле шартлар тудыручы Юлия белән Вадимга сокланырлык. Киләчәктә әле үзебезнең «Туганайлар» газетасында Максим турында «халкыбызның олы шәхесе, асыл затыбыз» дип язып чыгарга язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев