Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Казансу» ансамбле солисты Римма Иванова Җәкәү йорты музеена уникаль әйберләр бүләк иткән

Халкыбызның югала баручы кыйммәтләрен саклап калуга өлешегезне кертәсегез килсә, Җырчы Җәкәү йорты ишекләре һәрвакыт ачык.

Музейларны кешелек тарихының бәяләп бетергесез кыйммәтле ярдкарьләре тупланган серле сандык белән чагыштырырга була. Чөнки безнең әби-бабаларыбыз да үз нәселләре өчен истәлекле, кадерле, борынгы әйберләрен сандыкта саклаган. Музейларына килүчеләр андагы экспозицияләрне ләззәтләнеп карап йөри, аларга карап соклана, шатлана, истәлекләрен яңарта.

“24 сентябрьдә Җәкәү йортында көтелмәгән вакыйга булды. «Казансу» ансамбле солисты Римма Иванова керәшеннәрнең матди культурасына бәйле уникаль әйберләрне мәдәният үзәгенә бүләк итте. Римма Петровна үзе Питрәч районыннан. Ул  традицион итеп тегелгән ике ситсы күлмәк, бер өй тукымасыннан тегелгән күлмәк, чәчәкле принтлы бер ситсы алъяпкыч, уникаль «ук чачак» маңгай бәйләгече алып килде.

 

Мондый борынгы әйберләр еш кына эзсез югала. Күпчелек кеше традицион костюм элементларының кыйммәтен һәм уникальлеген һәрвакытта да бәяли алмый. Без Римма Петровнаның безгә ышануына һәм бу мәдәни кыйммәтләрне мәдәни үзәккә тапшырырга карар кылуына бик шатбыз. Предметлар тәртипкә китереләчәк һәм мәдәният үзәгенең музей бүлмәсендә куелачак.

 

Әгәр сезнең дә халкыбызның югала баручы кыйммәтләрен саклап калуга өлешегезне кертәсегез килсә, Җырчы Җәкәү җорты ишекләре һәрвакыт ачык.”, – дип яздылар КРЯШЕН ҖОРТЫ - КЦ имени Якова Емельянова  төркемендә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев