Белем бирү учреждениесендә ОМОН хезмәткәрләре эшли
«Татар-информ» агентлыгы хәбәр итүенчә, Җәүдәт Фәйзи урамында урнашкан 175нче мәктәптә атыш булган, бирегә ашыгыч хезмәт машиналары килгән.
Якынча белешмә буенча, белем бирү учреждениесендә ОМОН хезмәткәрләре эшли, балаларны бүлмәләргә бикләгәннәр.
Агентлык чыганагы белешмәсе буенча, кимендә унбер кеше үлгән. Яраланган кешеләрне хастаханәләргә илтәләр.

«Икенче дәрес башында шартлау тавышы ишеттек. Укытучылар кабинетларда ишекләрне бикләде. Икенче дәрес азагында балаларны һәм укытучыларны росгвардиячеләр бүлмәләрдән алып чыкты», — дип сөйләде агентлыкка 8 сыйныфларда рус теле укытучысы.

Гимназиягә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та килгән.
Нет комментариев