Казаннан Валерий Абакаев “Мактаулы остаз” билгесе белән бүләкләнде
Казан шәһәренең күппрофильле 187нче номерлы лицеенда технология фәнен укытучы Валерий Ивановичның 32 еллык хезмәт стажы бар.
Валерий Ивановичны үз эшенең остасы диләр. Ул үз белемнәре, методик осталыгы белән бик теләп уртаклаша, фикер алыша, хәзерге заман педагогик технологияләре кулланып, укыту-тәрбия эшен тагын да камилләштерүгә кагылышлы тәкъдимнәрен бирә. Ул инде бик күп Мактау кәгазьләре, Рәхмәт Хатлары иясе.
Шушы көннәрдә Валерий Абакаев Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының яшь педагогларның һөнәри үсешенә ярдәм итүдәге шәхси казанышлары өчен “Мактаулы остаз” билгесе белән бүләкләнде. Котлыйбыз, уңышлар сезгә, Валерий Иванович!
Фотода:1.Валерий Абакаев хатыны Ләйсән Камиловна белән. 2. Лицейның директоры Гульнара Галеева белән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев