Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казаннан карендәшебез Римма Иванова октябрьдә бәрәңге алды

Римма Петровна елына бәрәңгедән ике тапкыр уңыш ала.

Казанның Нагорный бистәсендә яшәүче Римма Иванова 13 октябрьдә икенче тапкыр бәрәңге уңышы алды. Ул елның-елына бәрәңгене ике тапкыр утырта: беренчесен - апрельдә, ә икенчесен июль урталарында. 

Быел кечкенә түтәлгә икенче катка утыртылган бәрәңгедән ул, эресен-вагын бергә исәпләгәндә, 4 чиләк уңыш алган.

Карендәшебез Римма Петровнаның бакчасындагы барлык яшелчә, җиләк-җимеш кебек үк, утырткан бәрәңгесе дә гөрләп үсә һәм мул уңыш бирә. Аның сәбәбе, мөгаен, мамасыннан отып калган теләкләргә бәйледер. Чөнки ул, бәрәңге утыртканда гел шул теләкне кабатлый икән.

Сез дә отып калыгыз, һәм икенче елга бәрәңге утыртканда чын күңелегездән шуны әйтеп карагыз әле: «Җир куенына саламын, Ходай кулына тапшырамын. Көннәр матур булсын, яңгырлар явып торсын. Уңышлар мулдан булсын. Исән-сау булып, ризыкларын ашарга язсын». Шушы теләкләрне тели-тели утырткан бәрәңгедән күпме уңыш чыкканын безнең «Туганайлар»га да хәбәр итәргә оынтмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев