Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казаннан карендәшебез Римма Иванова бәрәңге утыртты

Алар бәрәңге уңышын елына ике тапкыр алалар.

Казанның Нагорный бистәсендә яшәүче Ивановлар үз йортлары янындагы бакчада бәрәңге утырттылар.

10 апрельдә Римма һәм Николай Ивановлар үз бакчаларында бер зур түтәл бәрәңге утырттылар.

“Җир куенына саламын, Ходай кулына тапшырамын. Көннәр матур булсын, яңгырлар явып торсын. Уңышлар мулдан булсын. Исән-сау булып, ризыкларын ашарга язсын”, – дип теләкләр тели-тели, Римма Петровна төп-төгәл йөз данә үрдергән бәрәңгене җир куенына салды.

Көннәр кояшлы булса да, салкынча, әле яшелчә утыртырга иртәрәк тә шикелле. Әмма кояш карый башлауга ук диярлек, бакчачы Римма Петровна үзе дә тик тормый, картын да эшсез утыртмый. Николай дәдәй җирне казып, тырмалап биргән, ә Римма Петровна балалардай кадерләп кенә үрдергән бәрәңгеләрне кадерләп кенә утыртып та чыккан.

Халык әле беренче катка бәрәңге утыртырга керешкәндән, Ивановларның бәрәңгеләре чәчәктә утыра, гадәттә. Яшь бәрәңгене дә кешегә кадәр әллә никадәр алдан пешереп ашый алар.

Бу темага: 
Быел да илле бау суган үрдем

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев