Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казаннан карендәшебез Лариса Николаева кәбестәле манты рецепты тәкъдим итә

Әгәр сез манты яратасыз икән, мөгаен, аларны әзерләүнең рецептын беләсездер инде.

Бүген сезнең игътибарыгызга Казанда яшәүче карендәшебез Лариса Николаева кәбестәле манты рецептын тәкъдим итә. 

«Яшел камыр өчен 75г шпинат өстәдем (блендер белән вакладым). Мондый мантыны кабак белән эшләп караган идем, ләкин кәбестә белән миңа күбрәк ошады», – диде Лариса.

Пилмән камыры басабыз.

Эчлек өчен: ит фаршы (итне вак кисәкләргә генә турарга да мөмкин) - 500 грамм, суган 2-3 баш, кәбестә 200 грамм, тәменчә тоз, борыч.

Суганны чистартырга һәм вак итеп шакмаклап турарга. Ит белән кушарга. Кәбестәне вак итеп турап, тозларга. Аннары, йомшаграк булсын өчен, аны куллар белән нык итеп кысып, ит белән суганга өстәргә.

Камырны он сибелгән тактага салырга һәм кисәкләргә бүлеп, нечкә итеп түгәрәкләр ясап тәгәрәтергә. Фаршны яхшылап болгатырга, борыч өстәргә (бер стакан су да өстәргә була). Камырның һәр кисәгенә эчлек салырга һәм үз бизәү вариантларын кулланып манты ясарга.

Мантоварка савытларын үсемлек мае белән майларга һәм анда әзер мантыларны төзәргә. Бу вакытта инде су актив кайнап торырга тиеш. Кәбестә мантыен әзерләү өчен якынча 40-45 минут вакыт кирәк булачак. Аннары аларны соус, яки кайма өстәп табынга бирергә була.

Ашларыгыз тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев