Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казанда җырчы Раиса Тимофееваны искә алу кичәсе булачак

17 май көнне Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә кабатланмас тавыш иясе Раиса Тимофеева истәлегенә, артистканың 95 еллыгына багышланган «Халкыма бүләгем» дип исемләнгән искә алу кичәсе узачак.

Раиса Тимофеева – артист тормышының бөтен әчесен-төчесен татыган, кырык ел буена ат, трактор чанасында, машина әрҗәсендә, районнан-районга, авылдан-авылга йөреп кеше күңеленә нур, җылылык таратып йөргән җырчы. Олы җырчыбыз Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров, Рәшид Ваһапов, Зифа Басыйрова, Гөлсем Сөләйманова кебек татар эстрадасының күренекле артистлары белән беррәттән дөнья буйлап гастрольләрдә йөри. Алай гына да түгел, Раиса Григорьевна зур сәхнәдән керәшен җыруларынын беренче булып халыкка яңгыратучы, аларны пропагандалаучы олы шәхесләребезнең берсе.

Искә алу кичәсендә Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбленең, керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле солистлары, җырчының хезмәттәшләре һәм иҗатташ дуслары катнашында узачак.

Башлана: 17:30, Җырчы Җәкәү җорты (Казан шәһәре, Худяков урамы, 11 йорт).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев