Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казанда өч телле журнал чыга башлады

“Maqsat” - татарча, русча, инглизчә нәшер ителә торган яңа журналның исеме әнә шундый. Язмаларны берьюлы өч телдә тәкъдим итә торган яңа басма үз укучыларын табарга да өлгерде.

“Адымнар - Казан” күптелле мәгариф комплексының  максаты да өч телдә аралаша белгән балалар үстерү бит! Шул җәһәттән журнал, чыннан да, максатка ирешүнең бер ысулы булып тора. Үз журналларын булдыру - укучыларның күптәнге теләге иде, ниһаять, хыял чынга ашты. “Maqsat” журналына мәкаләләрне балалар үзләре яза. Күптелле мохиттә үсүче шәкертләр басманы өч телдә: татарча, русча, инглизчә алып бара. Мәкаләләрнең мәүзуглары да киң колачлы: микробиология, кино, әдәбият, телләр, кызыклы шәхесләр. 

Яшь журналистлар: “Безнең өчен бу - бик яхшы тәҗрибә, без әңгәмә корырга, мәкаләләр язарга, үзебезнең фикерләребезне белдерергә өйрәнәбез. Барлык укучылар безнең журналыбызны кызыксынып, яратып укый, һәр санны түземсезлек белән көтә”, - дип ышандыралар. Матбугат эшендә аларга “Адымнар - Казан” мәктәбенең PR директоры - Лилия Юныс кызы Әхмәтшина ярдәм итә. Журналның дизайнеры: 11 сыйныф укучысы - Илназ Фәттах. 

Идел

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев