Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казанда милли культуралар елына йомгак ясау тантанасында керәшеннәр дә катнашты

3 ноябрьдә, Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан, Казандагы «Казан Экспо»да милли мәдәниятләр һәм традицияләр елын ябу тантанасы узды.

Көн дәвамында биредә фәнни секцияләр, күргәзмәләр, мастер-класслар үткәрелде, шулай ук узган елда үзләрен иң яхшы яктан күрсәткәннәрнең хезмәтен бәяләделәр.

Күргәзмә үзәге мәйданчыгы бу сәгатьләрдә Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның милли колориты белән тулы иде.

Күргәзмә үзәгенең беренче катында Татарстанның чигелгән картасы бар, аны һәр районның җирле осталары ясаган. Ул милли бизәкләр белән бизәлгән. Шулай ук чигү турында күбрәк белергә теләүчеләр өчен сөлгеләрдән күргәзмә оештырылган, аларның һәрберсендә бизәкләр чигелгән.

Чарада эшлекле программа да старт алды, көн тәртибендә: Халыклар дуслыгы үзәкләре, балалар сәнгать мәктәпләре эше, китаплар, фильмнар презентацияләре булды. Ә программа бөтен ил буенча билгеләп үтелә торган Халыклар бердәмлеге көне хөрмәтенә зур бәйрәм концерты белән тәмамланды.

Монда карендәшләребез арасыннан да катнашучылар күп булды. Мамадышлар бик зур делегация белән килде. Районнардан керәшен оешмалары җитәкчеләре: Менделеевскийдан Валентина Мамакова, Чаллыдан Виталий Агапов, Мамадыштан Степан Спиридонов, Түбән Камадан Тамара Багаветдинова һәм башкалар килгән иде. Чистайдан Алексей Ефимов: «Бүләкләнүчеләр бик күп, Геннадий Макаровка Мәдәният Министрлыгының мактау грамотасы бирелде. Безнең районның Бахта авылындагы клуб мөдире Светлана Малышеваны да мактау грамотасы белән бүләкләделәр», — диде.

Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк карамагында оешкан «Тумар» ансамбле кызларын да «Безнең йорт — Татарстан. Россия»дип аталган республика этнокультура фествалендә лауреат булулары белән тәбрикләделәр.

Мамадыш районы Колышчы клубы җитәкчесе Нина Трушова: «Без үзебезнең "Покрау" ансамбле белән килдек. Питрау бәйрәме күренешен күрсәттек. Керәшенчә матурлап йорт бизәдек, кунакларны каршы алдык. Шундый зур чарада катнаша алуыбызга чын күңелдән шатбыз. Монда бик күңелле, күп төрле милләт вәкилләре үз йолаларын, йортларын күрсәтә», — диде.

Алабугадан "Ак каз" халык җырлары ансамбле дә лауреат исемен алып, диплом белән бүләкләнгән. Аның җитәкчесе Нина Салимуллина "Здоровое поколение - сильная страна" исемле проектта җиңүче булган. Аңа диплом һәм ноутбок бирелгән.

Бүләкләнүчеләр арасында Тукай районының  Мәләкәс авылыннан килгән "Питрау" балалар фольклор  ансамбле,

Минзәләнең Түбән Юшады авылы мәдәният йорты җитәкчесе Наталья Чепкасова да бар.

Мамадыш районының Колышчы авылыннан Валентина Максимова  мастер-класс оештырган һәм үз кулы белән эшләнгән әйберләрне күрсәткән.

Шундый көн уңаеннан, керәшеннәр үзләрен шулкадәр лаеклы итеп күрсәттеләр. Аларның йорт аллары, бәйрәм-йола күренешләре, ансамбльләре чыгышы, бүләкләләнүчеләре бар халыкның да игътибарын яулады. Безнең халык бердәм, тату яши. "Керәшеннәр булдыра!" - диделәр алар бергәләшеп керәшен биюен биегәндә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев