Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казанда Лаеш керәшеннәре концерты узды

19-29 февральдә Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә Лаеш керәшеннәренең ункөнлеге узган иде. 1 мартта алар тамашачыны үз концертларына җыйды.

Җәкәү йортында 2021 елдан башлап һәр районның айлыклары уздырыла. Ә бу юлы ул ункөнлек буларак оештырылды. Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк группасында 10 көн дәвамында Лаеш районының керәшен авыллары, аларның билгеле шәхесләре, фольклор коллективы белән таныштырдылар.

Концерт карарга килүчеләр шактый булды, зал шыгрым тулы иде, хәтта кайберәүләргә минем шикелле басып карарга да туры килде. Тамашачының күп булуы сөенечле, димәк, керәшен культуарсы белән кызыксына халык. 

Концерт башланып киткәч тә, тамашачыларны сәламләп, Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова чыгыш ясады.

«Моңа кадәр керәшеннәр айлыгы уздырсак, бу юлы декада итәргә уйладык. Без ВКонтактедагы төркемебездә шушы яктан чыккан талантлы кешеләр, йола-гадәтләре, тәмле ризыклары белән таныштырып бардык. Безнең карендәшләребез һәр районның айлыгын көтеп тора. Республикада яшәүче карендәшләребез дә карый, кызыксына», — дип сөйләде ул һәм ункөнлекне оештыруда зур өлеш керткән карендәшләргә Рәхмәт хатлары тапшырды.

Килгән кунаклар арсында Татарстан Рәисе департаментының милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе баш киңәшчесе Дмитрий Шипков та бар иде.

«Керәшеннәр бик кунакчыл халык. Кая барсаң да, колач җәеп, елмаеп каршы алалар», — дип искәртеп узды.

Ташкирмән мәктәбе директоры Мария Седова мәктәптә милли тәрбиягә зур урын бирелүен әйтте.

«Мәктәбебезнең «Көмеш» балалар коллективына да ел саен яңа укучылар килә, грант отып яңа костюмнар тектереп, бик күп конкурсларда, концертларда чыгыш ясый башладык. Авылыбызны башка җирдә дә таныттылар», — дип сөйләде.

Республика керәшеннәр иҗтимагый оешмасы члены Валентина Казанбаева Лаеш районындагы керәшен авыллары турында сөйләде. Лаеш районында ике керәшен авылы бар икән: Мирәтәк һәм Ташкирмән. Бүгенге көндә Мирәтәктә 16 гына кеше яшәсә, Тапшкирмәндә яшәүчеләр саны 500дән артып китә. Йолаларны саклап, яшь буынга тапшырырга тырышып, бердәм булып яши бу якта халык.

Татарстан халыклары ассамблеясенең Лаеш районындагы вәкиле, Г.Державин исемендәге төбәк музее директоры Фәридә Мортазина да чыгыш ясады.

«Мин бәләкәйдән керәшеннәр арасында үстем, яшим. Керәшеннәрнең үзләренә генә хас биюләре, җырулары бар. Башка кеше аны кабатлый алмый. Элгәреге әйберләрегезне, тарихыгызны саклагыз. Бергә-бергә дус-тату яшәргә язсын», — дип сөйләде һәм мәдәни үзәккә истәлекле бүләкләр тапшырды. 

Концертта Ташкирмән авылыннан «Көмеш» балалар фольклор ансамбле, авылның талантлы түтиләре чыгыш ясады. Бу кичтә авылның үзенчәлекле йолаларын, җыруларын, биюләрен карадык. 

Ташкирмәннең престол бәйрәме — Тройсын. Ул ике атна дәвам итә, күрше авыллардан да килүчеләр була. Шул йоланы сәхнәләштереп күрсәтте алар. Һәм ул табын корып, кунаклар каршы алудан башланды. Башка беркайда да күрмәгән кызыклы гадәтләре дә бар икән. Мәсьәлән, кала (тау) башына менеп теләк әйткәч, кулны артка куеп чыпчык кебек йөгереп төшәргә кирәк. Күк, җир ияләре турында да онытмадылар. Аларга бүләккә күкәй илтеп теләкләрен җиткерделәр. Мәсәлән, арадан берсе: «Су ияләре безгә өмет итмәгез», дип әйтеп, баш аркылы күкәй ыргытты.

«Йөзек салыш» уенын да карадык. Барысы да талантлы, җыруга да, биюгә дә булдыралар. Гомумән, җырга, шигырь сөйләргә оста кешеләр яши икән Ташкирмәндә. Шушы авылдан талантлы Галина Кормачева үзенең яшь вакыты турында шигъри форматта сөйләде. Аның чыгышы вакытында күп кешенең күзе яшьләнгәндер. Һәркемне балачакка алып кайтты ул. Вера Асанова да Ташкирмәнгә багышлап шигырь язган. Аны тамашачыга тәкъдим итте. Екатерина Галиева кунакларны сәламләп матур җыру башкарды. Чыгышыннан соң алкышларга күмделәр аны.

Концерт барышында, бу як керәшеннәренең сөйләме аерылып торганы сизелеп тора. Алар «Арулармысез!» дип исәнләшмиләр, ә бер-берсенә «Кая бараң», «Киләң» дип эндәшәләр икән.

«Көмеш» балалар фольклор ансамле кызлары чыгышы турында аерым әйтү дөрес булыр. Самовар торбасы, балта, пыяла шешә, агач кашык ярдәмендә көй чыгарып һәм бубенда уйнап, шул көйгә биюләре үзенчәлекле иде.

Янымдагы түтиләр, һәр чыгыш саен, «молодцы» дип кабатлап утырдылар. «Бу концерт турында социаль челтәрләр аша белдек. Беренче тапкыр килүебез. Бик ошый. Авыл җирендә талантлы кешеләр күп икән дип сокланып карап утырабыз. Тагын киләчәкбез әле, Алла бирса», — дип икесе бертавыштан әйттеләр Казаннан Айсылу Сираҗетдинова белән Ольга Архипова.

Сәгать ярым барган концерт түгәрәк уен белән тәмамланды. Соңыннан матур итеп бергә фотога да төштек. Тамашачы мондый күңелле очрашулар ешрак булсын дигән теләктә таралышты.

Концерттан фоторепортаж

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев