Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казанда кешеләрне аз керемле дип тану өчен керемнең чик күрсәткечен арттырдылар

Әйтик, ялгыз яшәүче кешегә аның күләме 2 396 322 сум тәшкил итәчәк. Шул хактагы мәгълүмат Башкарма комитетның документлар һәм хокукый актлар җыентыгында урнаштырылган.

Шул ук вакытта, Казан кешесенең (яки гаилә әгъзаларының һәркайсының) уртача айлык кеременең максималь күләме хәзер 41 666 сум тәшкил итә.

«2024 елга гражданнарны аз керемле дип тану турында карар кабул итү өчен түбәндәге чик күрсәткечләрен билгеләргә», — диелә карарда.

Ике кешедән торган гаилә өчен планка — 4,8 миллион, өч кешелек гаилә өчен 7,2 миллион сумга якынлашты. Аз керемле дип тану өчен дүрт кешедән торган гаиләнең кереме һәм милек күләме — 9,585 миллион, биш кешелек гаилә өчен 11,98 миллион сумнан артмаска тиеш.

Тулаем алганда, документта кешеләр саны 12гә кадәр булган гаиләләр өчен суммалар күрсәтелгән.

Моннан тыш, Башкарма комитет социаль файдалану фондыннан найм килешүләре буенча торак тәкъдим итүдә казанлыларны мохтаҗ дип тану өчен салым салынырга тиешле керем һәм милек буенча чик күрсәткечен яңартты. Текстта күрсәтелгән гаиләләр өчен суммалар бу пунктта туры килә, әмма бер кешегә исәпләнгән уртача айлык керем — 50 мең сум — югарырак булган.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев