Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казанда керәшен геройларына багышланган фәнни-гамәли конференция булачак

Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк республика керәшен иҗтимагый оешмасы белән берлектә, 25 апрель көнне «Герой керәшеннәр: фронттагы һәм тылдагы батырлыклары» (Герои-кряшены: подвиги на фронтах и в тылу) дигән темага фәнни-гамәли конференция уздырачак.

Җиңү көненә багышланган конференциядә Бөек Ватан сугышы чоры тарихын өйрәнүдәге методик һәм башка мәсьәләләр; сугыш елларындагы дәүләткүләм һәм дини сәясәт; Бөек Ватан сугышына бәйле тарихи хәтер; сугыш чорындагы сәнгать, мәдәният, мәктәп һәм массакүләм матбугат чаралары; сугышчыларның хәрби хәзерлеге һәм фронттагылар батырлыгы; Гражданнар сугышы һәм Бөек Ватан сугышына кагылышлы артефактлар һәм документлар; сугыш чорындагы тыл һәм башка проблемалар өйрәнеләчәк.

Конференциядә катнашучылар Я. Емельянов үзәгендәге музей һәм керәшеннәр тарихын, культурасын чагылдыра торган экспонатлар белән дә таныша алалар. Фәнни-популяр, фәнни-методик һәм әдәби китаплар сату-күргәзмәсе дә эшлиячәк.

Катнашу өчен гаризалар 10 апрельга кадәр кабул ителә.

Галимнәр, туган төбәкне өйрәнүчеләр, священниклар, мәктәп укытучылары, мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләре, вуз студентлары, халкыбыз тарихын өйрәнүче кешеләр катнашачак бу конференция 25 апрель көнне Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә (Казан, Михаил Худяков ур, 11) булачак.

Конференция координаторы: Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк методисты, тарих фәннәре кандидаты Мухамадеева Лилия, тел.: 8-937-775-57-87 (сот.).

Электрон адрес: zgel21@mail.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев