Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казанда инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә акча бүлеп бирәчәкләр

Казан хакимияте Инвалидлар ункөнлеге кысаларында аерым гражданнарга социаль ярдәм сыйфатында бер тапкыр 10 мең сум акча түләячәк.

Акча шәһәр бюджетыннан бүленәчәк, диелә ТР башкаласы мэриясенең документлар җыентыгында дөнья күргән карарда.
Түләүне гражданнарның түбәндәге категорияләре алу хокукына ия:

— ике һәм аннан күбрәк балигъ булмаган инвалид бала тәрбияләүче гаиләләр;
— ата-ананың икесе дә I һәм II төркем инвалид булган һәм балигъ булмаган балалар, шул исәптән балигъ булмаган инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр;
— балигъ булмаган балалар, шул исәптән балигъ булмаган инвалид балалар тәрбияләүче I һәм II төркем инвалид ата (ана);
— бер яки аннан күбрәк балигъ булмаган инвалид балалар тәрбияләүче ялгыз ата (ана).

Бер тапкыр түләнә торган акча гражданнарга аны билгеләү турында гариза тәкъдим иткән очракта 2023 елның 10 декабренә кадәр бирелә.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев