Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казанда Ильминскийны искә алып келәү узды

Бүген, 9 январь көнне, Казан шәһәрендәге Алла Анасының Тихвин тәресе храмында керәшеннәренең апостолы, миссионер, агартучы Николай Иванович Ильминский истәлегенә келәү булды.

Керәшеннәрне һәм Идел буе рус булмаган халыкларын үз ана телләрендә укытуга һәм рухи үсешенә зур өлеш керткән Николай Ильминский үлеменә 9 январь көнне 133 ел тулды. 

Аның истәлегенә багышланган бу келәүне Казан һәм Татарстан Митрополиты Кирилл җитәкләде. Әлеге келәүдә барлык керәшен священниклары бергә теләк итте. Болар: Татарстан митрополиясендә керәшен миссиясен оештыру бүлеге җитәкчесе протоиерей Павел Чурашов, Казандагы Тихвин чиркәве настоятеле протоиерей Алексий Колчерин, Түбән Кама шәһәренең керәшен приходы настоятеле протоиерей Александр Колчерин, Балык Бистәсе районы чиркәүләре священнигы Геннадий Сизов, Яр Чаллы шәһәрендәге «Неупиваемая Чаша» чиркәвенең настоятеле Владимир Иванов һәм башкалар. 

Келәүгә Казан шәһәреннән, Питрәч, Балык Бистәсе, Теләче районнарыннан паломниклар, карендәшләребез килгән иде. Шулай ук, Татарстан республикасы керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоров та келәүдә булды.

Келәү чиркәү-славян һәм чиркәү-керәшен телендә барды. Храмга җыелган карендәшләр «И, Күктәге изге Атабыз» һәм «Ышанамын» иманнарын яттан җырладылар. Келәү барышында иман җыруларын Тихвин чиркәве хоры башкарды. 

Келәү барышында Балык Бистәсе районының Иванай авылында чиркәү төзелешенә зур өлеш керткән, шушы авылдагы чиркәү приходы советы председателе Николай Башировка зур бүләк тапшырылды. Митрополит Кирилл карендәшебезгә рус православие чиркәвенең князь Даниил Московскийның 3нче дәрәҗә орденын күкрәгенә такты.

Николай Иванович Ильминский — педагог, Казан духовная академиясе профессоры, галим, православ дине миссионеры һәм Урта Идел буе халыклары мәгърифәтчесе. Ул беренчеләрдән булып керәшеннәрне үз ана телләрендә укытуга алына, рухи үсешенә юл ача. Уз язулары булмаган керәшеннәр өчен рус хәрефләренә нигезләп, 1862 нче елда беренче алфавитны төзи. Керәшеннәр өчен мәктәп дәреслекләре әзерли. Шуның белән керәшен язуында һәм телендә төрки телләрдә аралашучы халыкларның сөйләмендәге күп кенә уртак үзенчәлекләрне сайлап кала ала. Керәшеннәр өчен беренче мәктәпләр дә Н. И. Ильминскийның соравы һәм катнашы белән ачыла. 

Фото: Татарстан митрополиясе пресслужбасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев