Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казанда Идел буе халыклары туйларын сәхнәләштерергә җыеналар

Семинар барышында татар, рус, удмурт һәм, шулай ук, керәшен туйлары хакында киңрәк тукталып, туй этапларының кайсыларын сәхнәләштерергә мөмкинлеге турында сөйләшкәннәр.

«Татар ядкәрләре» шәхси оешмасы Казан шәһәренең Башкарма комитеты белән берлектә «Идел буе халыклары туйлары: сәхнәләштерү мәсьәләләре» семинарын уздырган. Бу хакта «Татар-Информ» хәбәр итә. 

«Семинар барышында татар, рус, чуваш, удмурт, марий, мордва, керәшен, башкорт туйлары хакында киңрәк тукталып, туй этапларының кайсыларын сәхнәләштерергә мөмкин, туй йоласына бәйле киемнәр, ритуал предметларга кагылышлы мәсъәләләр тәфсилләп сөйләнде, остаханәләр уздырылды», – диелә хәбәрдә.

Семинарда Республиканың 60тан артык мәдәният йорты хезмәткәрләре, режиссерлар, китапханәчеләр, методистлар катнашкан. Лекцияне Татарстанның баш фольклорчысы, филология фәннәре кандидаты, «Татар ядкәрләре» шәхси оешмасы директоры Фәнзилә Җәүһәрова һ.б. үткәргән.

  • Әлеге семинар «Байтирәк» («Древо жизни») проекты кысаларында оештырылды. Әлеге проект 2022 елдан бирле Казан шәһәре Башкарма комитеты тарафыннан Идел буе халыклары мәдәнияте белән таныштыру максатларын күз алдында тотып уздырылып килә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев