Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казанда Григорий Родионов исемендәге икенче фәнни-тикшеренү конференциясе узды

Әлеге конференция 5 апрельдә Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында булды

“Идел буе халыкларының тарихи һәм мәдәни-рухи кыйммәтләре” төбәкара фәнни-тикшеренү конференциясен Казан шәһәре Башкарма комитетының мәгариф идарәсе, Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Дуслык йорты, Казан шәһәре керәшеннәренең җирле иҗтимагый оешмасы оештырган.

Конференциядә Татарстан халыклары Дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов, Казан шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Альберт Әхмәтов, Татарстан республикасы керәшен иҗтимагый оешмасының исполкомы җитәкчесе, Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова, Г.Кариев исемендәге театр директоры, шагыйрә Луиза Янсуар, Гәрәй Рәхимнең чордашлары, каләмдәшләре, галимнәр, укытучылар, тәрбиячеләр, укучылар һәм аның хезмәтенә, иҗатына битараф булмаган кешеләр катнашты.

Һәрбер чыгыш ясаучы Григорий Родионов турында зур хөрмәт белән сөйләде. Әдәбиятның төрле тармакларын үстерүдә актив булганлыгы, телебезне баетуга зур өлеш керткәне хакында искә алдылар. Керәшеннәрнең халык иҗатын өйрәнүдә дә роле бик зур Григорий Родионовның. Мәктәптә укучы балалар өчен дәреслекләргә дә күп әсәрләре кертелгән.

Альберт Әхмәтов әлеге конференциянең киңлеге зурая баруын, быел Казан шәһәрендә генә түгел, ә төбәкара күләмдә үтүен искәртте. Узган ел, беренче тапкыр оештырылган бу чарада, Григорий Родионов үзе дә сәхнәдә эчтәлекле чыгыш ясаганын әйтте. Бу конференциядә катнашучыларга рәхмәтен белдерде.

– Беренче конференцияне шундый зур горурлык белән үткәргән идек. Ни кызганыч, бу юлы инде ул Гәрәй Рәхимнән башка уза. Тик, аның иҗаты безнең күңелләрдә гел сакланыр. Мондый чаралар алга таба да Дуслык йортында дәвам итсен, – дип чыгыш ясады Ирек Шәрипов.

Людмила Даниловна үзенең чыгышында Григорий Родионовның керәшен җәмгыятенә нигез салучыларның берсе булуын ассызыклап үтте.

– Гөргөри безнең яраткан шагыйребез, карендәшебез, ак дәдәбез, җәмәгать эшлеклесе генә түгел, ул республикада керәшен җәмгыятенә нигез салып, аны оештырып җибәрүче дә. 1989 елларда керәшен оешмасының сставларын эшләп, документлаштыручы да ул, - диде ул. Шулай ук, Людмила Белоусова әлеге конференцияне уздыруга күп көч куйган Казан керәшен оешмасы җитәкчесе Светлана Борисовага рәхмәт белдерде.

Катнашучылар конференциягә 6 секция буенча үз эшләрен тәкъдим иткәннәр. Бу: “Г.Рәхим (Г.В.Родионов) иҗатында тел бизәкләү чаралары”, “Әдәбиятларда тема һәм образлар”, “Милли әдәбиятларда экология темасының яктыртылуы”, “Идел буе халыклары: уртак бизәкләр, мәдәният, гореф-гадәтләр, фольклор”, “Г.Рәхим (Г.В.Родионов) үрнәгендә: парчалар, эссе, кыска хикәяләр, шигырь иҗат итү”, “Г.Рәхим (Г.В.Родионов) әсәрләрен сәнгатьле уку”. Ул секцияләрдә Григорий Родионов туып-үскән җирлектәге көнкүреш үзенчәлекләренең, сөйләм теленең, җыр-көйләрнең тарихи сакланышын өйрәнгәннәр. Иҗатында борынгы төрки тел үзенчәлекләренең кулланылышына да игътибар иткәннәр. Әсәрләрен сәнгатьле уку белән бергә, аның үрнәгендә парчалар, хикәяләр, шигырьләр дә язганнар.

Конференция татар әдәбиятын, мәдәниятен, сәнгатен һәм Г. Рәхимнең иҗади мирасын киңрәк өйрәнү һәм популярлаштыру максатыннан үткәрелде. Аның әһәмияте турындагы фикерләре белән чарада катнашкан укытучылар да бүлеште.

Питрәч районындагы Керәшен Сәрдәсе мәктәбенең туган тел һәм әдәбият укытучысы Нина Фадеева икенче ел рәттән конференциядә катнашуын әйтте: “Без бик теләп катнашабыз, бик күп файдалы мәгълүматлар алабыз. Бирегә килгән саен, әле Григорий Родионов турында бик аз белгәнбезне дә аңлыйбыз. Күбрәк өйрәнергә, эзләнергә тырышабыз. Мин шигырьләрен укып, беренче дәрәҗә номинацияләрдә җиңү дә яуладым. Керәшен авылында яшәгәнгә, төрле чаралар үткәргәндә, балалар белән керәшен язучыларының шигырьләрен, әсәрләрен дә кертергә тырышабыз. Бу башка милләт язучыларына игътибарны киметәбез дигән сүз түгел, барысын да яратабыз, укыйбыз, өйрәнәбез. Тик шулай да, үз халкыбызның да асыл затларын күрсәтергә тырышабыз. Милләтара дуслык турында сөйлибез, татулык тәрбиялибез”, – диде Нина Валентиновна.

Яшел Үзән районы В. Карпов исемендәге Осиново лицееның туган тел һәм әдәбият укытучысы Надежда Токранова да карендәшебез Григорий Родионов белән горурлануы, аның искиткеч оста язучы булуына соклануы хакында әйтте. Аңа багышлап язылган үзенең шигырен дә алып килгән. Беренче дәрәҗә диплом белән дә бүләкләнде.

Татарстанның халык артисты Галина Казанцева җитәкчелегендәге “Айбагыр” ансамбле башкарган керәшен җырулары конференциядә утыручыларны ял иттерде.

5 апрельдә Халыклар Дуслыгы йортында уздырылган әлеге фәнни-тикшеренү конференциясенә барлыгы 193 гариза килгән, шуларның 116сы финалга узган. Анда Башкортсан, Чувашия республикаларыннан, Якутия, Ульяновск, Оренбург өлкәсеннән дә катнашучылар булган. 

Соңыннан призлы урыннар алган укытучыларны, укучыларны дипломнар тапшырып, бүләкләү тантанасы булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев