Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казан үзәгендә балалар фольклоры һәм иҗатына багышланган бәйрәм узды

7 август көнне М. Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында балалар фольклоры һәм иҗатына багышланган бәйрәм узды.

Әлеге кичә «Нәсел агачы» («Байтирәк») проекты кысаларында, Казан шәһәре мэриясе һәм Татарстан халыклар ассамблеясе тарафыннан үткәрелде һәм туган телләрне саклау комиссиясе ярдәмендә гамәлгә куелды.

«Нәсел агачы» проекты инде 3 ел эшләп килә. Һәр ел оештыручылар ниндидер яңалыклар кертәләр. Узган елны һәр халыкның аерым көннәре булса, быел татар, керәшен, башкорт, мари, мордва һәм башка халыклар бер аланга җыелган иде.

2024 ел – Гаилә елы буларак, быелгы чаралар да гаилә белән бәйле. 

Әлеге кичәгә Тукай районының Мәләкәс авылыннан «Питрау» балалар ансамбле һәм Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылыннан «Чулпы» керәшен халык ансамбле дә килгән иде.

Һәр халыкның үз ишек алды бар иде, милли кимнәргә киенгән активистлар, халык ансамбльләре бөтен килгән кунакларны үз туганнарыдай каршы алдылар.

«Чулпы» керәшен халык ансамбле керәшен йорты ясаган иде: тәре алды, мул табын, бишек һәм башкалар.

Бәйрәм барышында кичә кунаклары өчен мәйданның түрендә урнашкан төп сәхнәдә узган фольклор коллективлары чыгышлары, төрледән-төрле остаханә нокталары һәм халык уеннары әзерләнгән иде. Әлеге сәхнәдә «Питрау» балалар ансамбле үз җыруларыбызны башкардылар.

Биредә керәшеннәрнең бизәнү әйбере - тамакса ясау буенча остаханә бар иде, шулай ук, халыкка үз куллары белән бавырсак ясап, кыздырып алып, сыйлану мөмкинлеге дә булды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев