Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казан мәктәпләрендә БПЛА белән эшләргә өйрәтү үзәкләре барлыкка киләчәк

Бу хакта Казанның социаль өлкә учреждениеләрен тоту һәм аларга хезмәт күрсәтү департаменты директоры Илья Коротихин хәбәр итте.

Бу быел старт алган милли проект ярдәмендә мөмкин булачак. Уку йортлары, лицейлар һәм гимназияләр технопарклар һәм очу зоналары булдыру өчен кирәкле җиһазлар алачак.

Казанда җиде мәктәптә «Пилотсыз авиация системалары» милли проекты кысаларында БПЛА белән эшләргә өйрәтү үзәкләре барлыкка киләчәк.

Проект кысаларында мәктәпләрдә практик дәресләр өчен биналар ремонтланачак. Дроннар эшләү һәм ремонтлау өчен шартлар тудырылачак. Дәресләрне пилотсыз системалар һәм робот техникасы өлкәсендә белгечләр үткәрәчәк.

Бу инициатива мәктәп укучыларының техник күнекмәләрен үстерүгә һәм аларның талантларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев