Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл Кукмара районына килде
Ул Лельвиж, Кызыл Тау, Урта Комар авылларында дин йортлары төзеләчәк урыннарга урнаштырылган истәлек ташларын аруландырды.
Аны район башлыгы Сергей Димитриев, Кукмара чиркәү округы благочинные протоиерей отец Сергий һәм башкалар озатып йөрде.
Башкала кунагы иң элек Лельвижда 2015 елда ачылган Изге Вениамин чиркәвендә булды. Биредә ул чиркәүне аруландырды, халык белән аралашты, дип хәбәр итә «Хезмәт даны» сайты.
Кызыл Тау һәм Урта Комар авылларында да иганәчеләр ярдәме белән тиздән зур эшләр башкарылыр дип көтелә. Ниятләре зур — храм төзү. Митрополит Кирилл бу эшләрнең башында торучыларга рәхмәтен ирештерде, үзенең ризалыгын бирде, иман укыды, дин йортлары төзеләчәк урыннарга урнаштырылган истәлек ташларын аруландырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев