Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Каз маеның косметологиядә кулланылышы

Косметлоглар каз маен бит, тән тиресен һәм чәчләрне тәрбияләү өчен кулланалар.

Каз мае вак җыерчыклардан арындыра, тән тиресенең коруылыгын бетерә һәм зур булмаган яраларны дәвалый. Составында каз мае булган косметика хатын-кыз организмына һәм аның матурлыгына уңай йогынты ясый. Эретелгән каз маен гади бит кремнарына да кушарга мөмкин.Каз мае вак җыерчыклардан арындыра, тән тиресенең коруылыгын бетерә һәм зур булмаган яраларны дәвалый. Составында каз мае булган косметика хатын-кыз организмына һәм аның матурлыгына уңай йогынты ясый. Эретелгән каз маен гади бит кремнарына да кушарга мөмкин.

Куллар өчен. Йоклар алдыннан даими рәвештә кулларга каз мае сөртергә кирәк. Ул тирене тукландыра һәм дымландыра, тырналган урыннарны дәвалый, кулларны йомшарта һәм тирене нәфис итә.

Бит тиресе өчен. Көн саен каз мае белән җиңелчә массаж бит тиресенең корылыгыннан арынырга ярдәм итәчәк. Каз маеннан биткә 15 минутлык эксперсс-маска ясау күзәнәкләрне яңарта, тирене дәвалый. Әлеге процедуралардан соң җыерчыклар кими, бит яшь һәм сәламәт булып күренә.

Иреннәр өчен. Каз мае һәм гөлчәчәк таҗларыннан ясалган масканы төнгә иреннәргә сөртәләр. Ирен тиресе дымлы булсын һәм ярылмасын өчен атнасына 2-3 тапкыр эшләү җитә.

Чәчләргә. Чәчләр калын һәм ныклы булсын өчен эретелгән каз мае куллынырга мөмкин. Майны сыегайганчы эретәләр һәм чәчләргә сөртәләр. Башка тастымал ябып 10 минут тотканнан соң, юарга кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев