Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Кайчан җылыта?

Республикада һава торышы циклон аркасында үзгәрәчәк

Соңгы көннәрдә республика территориясендә булган аномаль салкыннар буран, яңгыр һәм юеш кар белән алмашачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Синоптиклар фаразына караганда, 26 һәм 27 февральдә Татарстанда һава торышы төньяк-көнбатыштан хәрәкәт итүче циклонга бәйле булачак. Циклон үзе белән юеш кар алып киләчәк, ә кайбер урыннарда яңгыр явачак. Урыны белән буран, күз күреме начарлану көтелә, бозлавык һәм көчле җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

26 февральдә, җомга көнне, төнлә һава температурасы -13тән -18 градуска кадәр, көндез -2дән -7 градуска кадәр булачак.

27 февральдә, шимбә көнне, төнлә -3... -8 градустан түбәнрәк булыр, көндез -4тән +1 градуска кадәр күтәрелер, дип фаразлана.

Әмма мондый һава торышы озак сакланмаячак, дип фаразлый метеорологлар, якшәмбе, 28 февральдә үк, температура  түбәнәя башлаячак һәм төнлә -12...-17 градус, көндез -9 .. -14 градус булачак.

Дүшәмбе, 1 мартта явым-төшем туктап, һава температурасы -17дән  -22 градуска кадәр, аязган вакытта -25 градуска кадәр булачак. Көндезге сәгатьләрдә  -10, -15 градуска кадәр җылытачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев