Кайбычта авыл хуҗалыгы ярминкәсе гөрләде
Кайбычта авыл хуҗалыгы предприятиеләре, авыл җирлекләре, фермерлар, шәхси эшмәкәрләр ярминкәсе узды.
Авыл хуҗалыгы предприятеләре халыкка ит-сөт продукциясе, терлек азыгы тәкъдим итсә, авыл җирлекләре хезмәткәрләре, Мәлки кулланучылар җәмгыяте, икмәк пешерү комбинаты хезмәткәрләре, фермерлар киң ассортименттагы товарлары белән сәүдә итте. Бу турыда "Кайбыч таңнары" газетасы хәбәр итә. Анда сөте дә, май-эремчеге, йомыркасы, капчыгы-капчыгы белән кәбестә-суганы, кишере, башкасы да бар иде.
Олы Тәрбитән Галина Тараканованың бу ярминкәдә сатучы сыйфатында беренче генә тапкыр катнашуы икән әле.
- Узган ел, үзмәшгульлек программасына кереп, авылыбызда "У Галины" дигән кафе ачып җибәргән идем. Күбрәк икмәк, камыр ризыклары пешерәбез. Бүгенге ярминкәгә шактый күп продукция алып килгән идем, яратып алдылар,- диде ул.
Фото: "Кайбыч таңнары"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев