Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кәвәл халкының хыялы тормышка аша

Һәркем өчен туган ягы бик кадерле, якын.

Беренче тапкыр җиргә аяк басудан алып, гомернең соңгы көннәренә кадәр, ул безгә көч-таяныч бирә, онытылмас моң булып озатып йөри. Кем генә туган авылын яратмый икән, авылында булган проблемалар өчен борчылмый һәм кем генә үзе туып-үскән авылда барган яңарышларга куанмый икән?

Зоя Шипшова, Питрәч районының Кәвәл авылы мәдәният йорты җитәкчесе:

«Без дә туып-үскән авылыбызда быел зур эшләрнең башланып китүенә, аларның инде күпмедер күләмдә күзгә күренгән нәтиҗәләренә сөенеп тә бетә алмыйбыз. Авыл халкын инде бик күп еллар борчып килгән мәсьәләләр, әкренләп тормышка аша. Авыл чишмәсен яңарту һәм купель салу буенча Казанда яшәүче авылдашыбыз Олег Шипшов һәм авылыбыз егетләре, авыл халкы ярдәме белән, актив эш алып бара.

 

Керәшен Сәрдәсеннән отец Димитрийны чакырып, җире аруландырылды, изгеләндерелде. «Асыл тәңкә» фольклор ансамбле кызлары белән барып, чапкан үләннәрне җыйдык, чәчәк утырту өчен урын әзерләдек.

Олег Петрович купель, чишмә янына утырырга урыннар ясап куйды .

Олегның үз улы  Антон һәм бертуганы Иван, аның малае Тимур кайтып булышып йөрделәр. Антон төшеп иманнар укыды. Ул барлык керәшен иманнарын да белә.

Янгын сүндерү машинасы өчен су алу чокыры булдыру эше башлап җибәрелде, республика Гранты хисабына су белән тәэмин итү челтәрен ремонтлау эшләре гөрли. Эшләүчеләргә Ходай көч биреп торсын да, эшләр тәмамлангач, рәхәтен күрергә язсын», — дип хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев