Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кәвәл авылында Архангел Михаил хөрмәтенә часовня-купель аруландырылды

13 январьда Питрәч районының Кәвәл авылында Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл бәхиллеге белән купельле часовня ачылу тантанасы узды.

Аруландыруны Питрәч благочинные иерей Ярослав Петрущенков һәм Керәшен Сәрдәсе авылындагы Изге Николай чиркәве настоятеле Димитрий Сизов һәм Керәшен Казысының Троица чиркәве настоятеле иерей Геннадий Сизов башкардылар.
Ачылышта башкарма комитет җитәкчесе Вадим Никитин катнашты. Ул часовняны төзүдә катнашкан барлык кешеләргә рәхмәт әйтеп, чыгыш ясады.



Часовня аруландырылганнан соң, барысы да Архангел Михаил исемендәге авыл чиркәвенә барганнар. Хәзерге вакытта бу борынгы агач чиркәү җимерек хәлдә. Михаил Архангел чиркәвенең настоятелләре җирләнгән урында священниклар керәшенчә иман әйткәннәр. Чиркәүне карап чыкканнан соң, аны яңадан торгызу һәм җир участогын священниклар оешмасына тапшыру кирәклеге турында сөйләшенгән.


“Часовня - авыл яме. Ачылыш тантанасына авыл халкы барысы да, диярлек, җыелган иде. Часовня янында келәү итүләренә бик сөендек. Һәрберебез дөньяга иминлек теләдек”,– диде Кәвәл авылында яшәүче Зоя Шипшова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев