Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Картиналарыннан җыр агыла: Җырчы Җәкәү йортында рәссам Михаил Кузнецовның күргәзмәсе ачылды

Рәссамның әсәрләре тамашачыны республикабызда яшәүче рус, татар, керәшен, мари, чуваш халыкларының мәдәнияте белән таныштыра.

17 майда 2023 ел Татарстанда милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы буларак билгеле. Шушы уңайдан, Я.Емельянов исемендәге керәшен мәдәни үзәгендә Татарстанның халык рәссамы, атказанган сәнгать эшлеклесе, Россиянең рәссамнар берлеге члены, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, рәссам, график Михаил Кузнецов-Казанскийның “Җирдән җырга кадәр” дип исемләнгән күргәзмәсе ачылу тантанасы узды.

Михаил Кузнецов заманча сынлы сәнгать остасы, аның иҗаты ирекле, турылыгы һәм чынбарлыкны тирән кабул итүе белән күңелне җәлеп итә. Рәссам нинди генә темага кагылмасын, төп идеяне халык белән бәйли.


Авторның “Җирдән җырларга кадәр” картиналар күргәзмәсе Идел буе халыкларының аутентик сәнгате мотивларын интерпретацияләүгә багышланган, ул заманчалыкны тарихи үткән белән бәйли. Тарихның никадәр бай һәм күпкырлы булуын аңларга мөмкинлек бирә. Аның эшләренә сокланып, һәр детальне кызыксынып карыйсың.
Күргәзмәнең исеме юкка гына шулай куелмаган. Рәссамның картиналарында Идел буе халкының барлык яшәеше: табигате, керәшеннәрнең, чуашларның, мариларның бәйрәм киемнәре, печән өсте, йорт хайваннарын тәрбияләве, җыр-моңы чагыла. Картиналардагы кулларына гармун тоткан кешеләргә карагач, шулар арасында йөрисең кебек, күңел белән бер мәлгә авылга кайтасың. Чөнки ул матур итеп, якты төсләр белән күрсәтеп, барлык персонажларына җан өргән.
Михаил Иванович мондый күргәзмәне оештыручыларга, килгән тамашачыга зур рәхмәтен белдерде.

“Мин авыл егете, шуңа, язган картиналарым да аңлаешлы, гади – халыкка багышланган. Күңелемдә нәрсә булганнарын барысын да бирергә тырышам. Күргәзмәне караганнан соң, фикерләр, сораулар булыр дип көтәм. Минем уйлавымча, картиналарда барлык Идел буе халыкларның үзара тату мөнәсәбәтен, аларның уртаклыгын һәм аермалы якларын күрергә мөмкинлек бар. Һәм инде картиналарым аша туган ягыма булган мәхәббәтем дә ачык күренә. Барыбызга да матурлыкка сокланып, тыныч яшәргә язсын”, – диде ул.

 


Чарада мәртәбәле кунаклар Татарстан Республикасы Рәисе аппаратының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе җитәкчесе – Данил Мостафин, Татарстан халыклары Ассамблеясе Башкарма комитеты җитәкчесе – Константин Яковлев, "Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә инновацияләрне кертү һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге” директоры – Алсу Мифтахова, рәсем һәм декоратив-кулланма сәнгать бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре, сәнгать белеме кандидаты – Людмила Шкляева да бар иде. Алар һәркайсы рәссамның үзе һәм картиналары турында булган фикерләрен, аның хезмәте республикабыз өчен файдалы булуын җиткерделәр.

 

“Аның һәр картинасы яктылык, җылылык белән тулган. Картиналар халыкара дуслыкка өнди. Михаил Ивановичның хезмәтен беркемнеке белән дә чагыштырып булмый. Андагы халыкчанлык, илебезнең байлыгын – милләтара татулыкны күрсәтә. Күрсәтеп кенә калмый, ул бердәмлеккә чакыра”, – диде Данил Мәхмутович.

 

 

“Сезнең кебек кешеләр безгә бик кирәк. Сез бар милләтне бергә туплыйсыз. Сез безнең көчебез, терәгебез, горурлыгыбыз”, – дип өстәде Константин Геннадьевич.

 

Мәдәни үзәкнең директоры Людмила Белоусова рәссамның картиналары Җырчы Җәкәү йортын бизәп торуын билгеләп узды.

 

“2022 елда миңа Людмила Шкляева үзенең кесә телефоныннан искиткеч бер картина күрсәтте. Ул шулкадәр күп энергия, көч белән, бар дөньяның яктылыгын сыйдырып язылган. Миндә тизрәк аның авторы белән танышасы, калган картиналарын карыйсы килү теләге уянды. Шулай итеп, без Михаил Ивановичның остаханәсенә бардык. Шундый нечкәлекләр белән тасвирланган картиналарны бар кеше дә күрергә тиеш дигән фикергә килдек. Бүген безнең мәдәни үзәгебез тагын да җанланып киткән кебек, куелган картиналардан киң күңеллелек, рәхәтлек бөркелә”, – диде Людмила Даниловна.

Күргәзмә ачылу тантанасында башкарылган мари, рус, чуаш, керәшен җырлары, рәссамның картиналары белән тәңгәл килеп торды. Әйтерсең лә, ул җырлар, шигырьләр михаил Кузнецов-Казанскийның картиналарыннан агыла иде.

 

Күргәзмә бу елның август аена кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев