Кәрҗиннәр үрүче Тимофей дәдәй
Түбән Кама районының Олы Аты авылында яшәүче Тимофей Фоминны тирә-якта кәрҗиннәр, каз оялары үрү остасы буларак беләләр.
Түбән Кама ягындагы җирле газетада эшләгәндә, елның-елында, Олы Атыга Сабантуйга барылды. Ул вакытларда әле бу авыл халкы Питрау җыены түгел, ә тирә-яктагы татар авыллары шикелле үк, Сабантуй уздырды. Бәйрәм комиссиясе өстәле янында, чи күкәй тулы кәрҗиннәр утырыр иде. Башка авыллардагы бу бәйрәмдә кәрҗиннәр түгел, ә пластмасса чиләкләр булганлыктан, талдан түгәрәкләп үрелгән ул зур кәрҗиннәр гаҗәп тоела. Әйтерсең, Олы Атыда вакыт туктап калган да, кул эше осталары ясаган әйберләр чоры әйләнеп кайткан. Мәйдандагы танышлардан ул кәрҗиннәрне каян алганнарын сорагач, «үзебезнең Тимофей дәдәй үрә», дип гап-гади бернәрсәдәй әйтерләр иде.
Хәзер инде Олы Аты халкы Питрауга туры китереп, керәшен милли бәйрәмен уздыра. Республиканың җырчы Салават Фәтхетдинов, Габделфәт Сафин кебек сәхнә йолдызлары катнашында, фестивальләрдәй үтә торган Аты Питравында Тимофей дәдәй кәрҗиннәре һаман да комиссия өстәле янында торамы икән әле? Анысын сорашкан юк, әмма бер кайтуымда Олы Аты авылындагы китапханәдә Тимофей дәдәйне очраттым. Ул вакытта әле китапханәдә эшләүче Надежда Замотаева кәрҗин үрү буенча мастер-класс оештырып, бу һөнәр остасы Тимофей дәдәйне дә чакырган иде.
Сиксәнен берничә ел элек тутырган Тимофей дәдәйнең кулларына күз иярми, шундый җиңел һәм тиз эшли. Сыгылмалы нечкә тал чыбыклары, үзләреннән-үзләре, түгәрәк кәрҗин булып үреләләр шикелле. Үсмер малайлар да аның һәр әйткән сүзен тыңлап, һәр хәрәкәтен карап, артыннан кабатлыйлар.
«Унбиш яшемдә Геннадий Тузеевтан өйрәндем. Ул миннән кече булса да, янына бара идем. Әтисе Николай дәдәй тарантас та үрде, арбалар да ясады. Генаның эшләгәнен карап торып өйрәндем. Иң беренче, талдан кәрҗин үрдем. Кәрҗиннәрне үрә һәм сораган кешеләргә өләшә идем. Элек каз оялары, бала бишекләре дә үрәдерием. Анысын чаллыбашлар сорый иде. Бер кәрҗин үрү өчен вакыт күп кирәк. Тал чыбыгын да белеп сайлыйсың, тиешенчә әзерлисең дә», — дип сөйләде сүзгә үтә дә саран Тимофей дәдәй.
Ул — Аннук белән Карп Фоминнар гаиләсендәге өч баладан исән калган бердәнбере. Бөек Ватан сугышы башланган елның көзендә туа. Әнисе янында үскән малайның мәктәптә бер класс укырлык та мөмкинлеге булмый. Сөйләшкәндә ул үзенең әнисе Аннук яклап җырак әбисе Палукны (Толстова), бабасы Кириллны да рәхмәт катыш искә алды. Сроклы армия хезмәте үтәгәндә, аягы имгәнеп, Тимофейны комиссовать итәләр. Бер елдан артык кына хезмәт итеп өлгергән егет туган авылына кайта. Керәшен кызы Галина белән өйләнешәләр, җиде балалары туа...
Язмыш сынавы гаиләләрен таркатып, хәзерге вакытта Тимофей дәдәй Олы Атыдагы өендә ялгызы гына гомер кичерсә дә, якыннары турында бик теләп сөйли:
«Селхозтехника»да эшләдем. Хатыным — Югары Чаллыныкы, Галя исемле. Ул Чаллыбашта яши. Кызыбыз Людмила да шул авылда. Улым Сергей — Мәскәүдә, марҗага өйләнде. Олы кызым Света Иванова — күршемдә генә. Надя да Атыда яшәп ята, Аннук — Байголда. Александра исемлесе — Афанаста, киявебез —керәшен. Улыбыз Николай Түбән Камада тора. Аларны минем әни үстереште. 14ләп онык бар... Элек дуңгыз да асрадым, хәзер маллар тотмыйм инде, яшь бара бит. Балалар да булыша. Өйгә газ да кергән, суны гына чыгып аласы. Кызым Света кереп, идәннәрне юып чыга».
Олы Атының кәрҗиннәр үрү остасы Тимофей дәдәйдән бу һөнәр нечкәлекләрен өйрәнгән малайлар кайчан да булса, бәлки әле, үзләре дә кәрҗиннәр үрерләр. Һәм аларның кәрҗиннәренә дә Питрау җыеннарында кемнәрдер сокланыр...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев