Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Карендәшләребез халыклар ассамблеясе конференциясендә катнашты

20 февральдә Татарстан халыклар ассамблеясенең VI отчет-сайлау конференциясе булды.

Конференциядә ассамблеянең 2021-2023 еллардагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды, Уставка үзгәрешләр кертү һәм башка мөһим мәсьәләләр каралды. 

Конференциядә карендәшләребез — республика керәшен иҗтимагый оешмасының башкарма комитет җитәкчесе Людмила Белоусова, районнардан керәшен оешмалары җитәкчеләре Степан Спиридонов (Мамадыш районы), керәшен оешмасы җитәкчесе, Лидия Пронина (Питрәч), Тамара Баһаветдинова (Түбән Кама) һәм шулай ук, керәшен яшьләренең «Бәрәкәт» җитәкчесе Алексей Дмитриев та катнашты.

Делегатлар Татарстан дәүләт советы председателе Фәрит Мөхәммәтшинны, бертавыштан, ассамблея җитәкчесе итеп кабат сайладылар. 2007 елдан бирле Татарстан халыклар ассамблеясенә җитәкчелек итүче Фәрит Мөхәммәтшин үзенә шундый зур ышаныч күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Ассамблеядә эшләүнең күп көч һәм вакыт таләп иткәнен, шул ук вакытта республика җитәкчелегенең моның мөһимлеген аңлавын искәртеп үтте.

Татарстан халыклар ассамблеясе башкарма комитетының яңа җитәкчесе итеп Ринат  Вәлиуллинны сайладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев