Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Карендәшләребез «ветеранга кунакка» акциясенә кушылды

Җиңү көне алдыннан бөтен Россия буенча «ветеранга кунакка», «ветеранны Җиңү белән котла!» акциясе узды.

Ветераннар сугыш һәм сугыштан соңгы авыр ачлык еллары турында сөйләделәр. Котлаулар, үзләренә күрсәткән игътибар өчен чын күңелдән рәхмәт белдердләр. Сугыш елларында ачлык һәм куркуга карамастан, балалар белем дә алганнар, кырларда, колхозда  авыр хезмәттә дә эшләгәннәр, шулай алар Җиңүне якынайтканнар.

«Кукмара районының Село-Чура авыл җирлеге башлыгы белән берлектә акцияләргә кушылып, тыл ветераны Алексеева Анна Васильевнаны 9 Май бәйрәме белән котладык.

Игътибар һәм хөрмәт йөзеннән аңа  чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырдык. Сәламәтлек, иминлек теләдек»,– дип яздылар мәдәният йорты хезмәткәрләре.

Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе дә бу акцияләргә теләп кушылган. Авыл җирлеге башлыгы Николай Морозов, мәктәп директоры Нина Фадеева үз җирлекләренең тыл ветераннары һәм сугыш балалары – Дарья Кулакова, Марина Никитина, янында булганнар. Мәдәният йорты хезмәткәре Нина Евдокимова каенанасы хезмәт һәм тыл ветераны – 93 яшьлек Евдокия Николаевнаның кунакларны сөенеп каршы алуы турында сөйләде.

Питрәчнең Кәвәл авылында яшәүче Батюшкова Анастасия Филипповна да кунакларны сөенеп каршы алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев