Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Карендәшләребез Покрауга мул табын әзерләгәннәр – фотолар

Покрау – керәшеннәрнең олы бәйрәмнәренең берсе. Бу бәйрәм көзге уңышларны җыеп, бакча эшләре тәмамлангач үткәрелә.

Элгәре авыл халкы Покрауда туйлар уздырган, кунаклар чакырган.  Покрау көненә пируглар пешергәннәр, кичләрендә кызлар, җырлый-җырлый, бер лампа уты астында чигү чиккәннәр.

Хәзер дә авылларда сакланып калган матур гадәт бар: Олы Покраудан башлап кунаклар чакыралар. Кунаклар покрау пироглары һәм хуш исле чәйләр белән сыйланалар.

Покрау пируглары пешереп, матур табыннар әзерләп кунаклар көтүләре хакында безгә дә күп язалар.

Зәй районының Әхмәт авылында гомер итүче Анна түти Князовага 85 яшь. Ул һәр бәйрәм саен, тәмле ризыклар пешереп, читтә яшәүче балаларын көтә. Балалары әниләре янына бик еш кайтып йөриләр. Быелгы Покрауга да ул тәмле пиругларын пешергән һәм фотога төшергәннәр.

“Пируглар тәмле булды. Балаларым белән бергәләп чәйләр эчтек. Туганайлар” газетасын да яратып укыйм. Соңыннан, андагы яңалыкларны да бергәләп укыдык”, – диде Анна Александровна.

Красноярск крае Комаровка авылындагы карендәшләребез дә традицияләрне, телне сакларга тырышып яши. Лидия Тараканова да Покрау пируглары пешергән.

“Себердән кайнар сәлам! Барлык карендәшләрне дә бәйрәм белән! Мин ел да покрауга пируг пешерәм, эчлеген кәбестә, чөгендер, кишердән ясыйм. Әби-мамалардан калган гадәт буенча. Балаларым да бездән күреп, мондый пиругларны пешерәләр. Сөенечле хәбәребез дә бар. Оныгыбыз туды, исемен Анна дип куштык”, – диде ул.

 

“Карендәшләребез, сезне бугенге изге Покрау бәйрәме белән котлыйбыз. Җортларыбызга, илләребезгэ тынычлык, балаларга бәхетле балачак телибез”, – дип язды Үрәсбаш балалар бакчасы җитәкчесе Любовь Павлова бакчада балалар өчен үткәрелгән Покрау бәйрәме фотларын юллап.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев