Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Карендәш»ләр иҗатта янып яши

Чистай районының Бахта авылыннан “Карендәш” керәшен халык фольклор ансамбле – бай мирасыбыз сагында.

«Карендәш» — республикакүләм Питрау бәйрәмендә 500 мең сумлык сертифкатка ия булган фольклор ансамбле. Бу акчага ансамбльнең милли сәхнә киемнәре яңартылачак. Әмма язмабызда сүз ул хакта түгел, ә тирә-күрше авылларда һәм, хәтта, районнан читтә дә тамашачы мәхәббәтен яулаган "Карендәш«нең борынгыдан килгән мирасыбызны халыкка җиткерүдә тоткан урыны турында..

2000 елда Бахта мәдәният йортында оешкан «Карендәш» ансамбленә нигез салучы — Венера Миняева. Оешуының беренче көнәреннән үк керәшен мәдәниятен өйрәнүне һәм саклауны, халык иҗатын үстерүне максат итеп ала ансамбль. Җирле фольклорны җыеп, кабат халыкка чыгаручы җыручыларны берләштергән «Карендәш» бүгенге көндә дә халыкта патриотлык хисе тәрбияләү, традицияләребезне саклау буенча зур эш алып бара. Бахта авылы клубы үзе дә Чистай районындагы керәшеннәр белән эшләү буенча база булып тора.

Йола-бәйрәмнәрне халыкка танытуда «Карендәш» ансамбленең өлеше бик зур. Мисал итеп, аларның Нардуган, Качману, Тройсын, Питрау, Элҗен кебек бәйрәмнәрдә катнашуларын һәм Алма Спасына багышлап, авыл клубында бәйрәм үткәрүләрен әйтергә була. Ә менә «Йөзек салу», «Каз өмәсе», «Яулык җыю» йолалары белән күпләрне уздыралардыр.

Болар хакында Венера Миняева да сөйләп үтте:

“Безнең як керәшеннәрендә йолаларның төрлесе булган. Бүгенге көнгә кадәр сакланып килә торганнары да бар. Үзебез дә аларны барларга, яңадан халыкка кайтарырга тырышабыз. “Кич утыру” йоласы гына да ни тора. Гади авыл өенә җыелышканнар. Һәр җирдә чисталык, пөхтәлек хөкем сөргән. Әллә нинди кыйммәтле әйберләр булмаса да, аннан нур бөркеп тора һәм барысы да килешле итеп үз урынын тапкан. Чигүле мендәрләр күпертеп куелган карават, егетләр кулында гармун, өстәлдә самавыр чыжлаган... Егетләр гармун сузып җибәргән, хатын-кызлар аңа кушылып җыру башкараган. Ә яшьләр парлашып биеп алырга да өлгергәннәр. Хәзерге вакытта болай кич утырулар, гармунчы егетләр дә, чигүле мендәрләр дә юк. Шулай да, без бу йолаларны үзебез үткәргән чараларда күрсәтергә, андагы җыру-биюләрне барларга тырышабыз”.

Бахта авылының “Карендәш” фольклор ансамбле чыгышын караучылар аның репертуары бай булына да игътибар итәдер. Алар элгәреге керәшен җыруларын, йола һәм уеннарын, аерым авторларның җырларын башкаралар. Коллектив район мәдәният учреждениеләре белән актив хезмәттәшлек итә. Халык бәйрәмнәрен оештыру һәм уздыруда үзе туплаган бай тәҗрибәне башкаларга җиткерә, дәүләт бәйрәмнәрендә дә катнаша.

Әлбәттә, ансамбльнең составы да, җитәкчеләре дә үзгәрми тормый. Өлкәнрәкләр китеп, яшьләр кушыла. Ничек кенә булмасын, коллектив үз эшен дәвам итә, яңадан-яңа уңышларга ирешә.

– Коллективта буыннар бәйләнеше күзәтелә. Яшьләргә дә үз җыруларыбызны, үз культурабызны өйрәтү максатыннан, “Карендәш” ансамбленең “Тәңкәләр” балалар коллективы оештырылды. Балалар да йолаларны өйрәнәләр, милли бәйрәмнәрдә керәшен җыруларын башкаралар. Коллектив матди булмаган мәдәни мирас объекты буларак Татарстан каталогына кертелгән борынгы “Сигезле” биюен яңартып, дөньяга танытты, артистларыбыз аны бик яратып башкара. Район, республика күләмендәге фестивальләр һәм конкурслар “Карендәш”кә җиңү арты җиңү китерә. Озак еллар дәвамындагы эшчәнлегебез күп кенә дипломнар һәм Рәхмәт хатлары белән бәяләнде. Быел Мамадыш районының Җөри авылында узган Питрау бәйрәменнән дә күңелле яңалык белән кайттык – милли костюмнар тегү өчен Татарстан Рәисенең махсус сертификатына ия булдык, ул акчага сәхнә костюымн яңартачакбыз, – дип, үзләренең уңышлары турында сөйләп, шатлыклары белән уртаклашты “Карендәш” ансамбленең солисты Светлана Малышева.

Бахтада халык үзара тату, матур яши. Һәр бәйрәмне, күмәк эшне ансамбльдәгеләр белән бергәләшеп, киңәшләшеп оештыралар. Китапханәче Валентина Чапыжникова әйтүенчә, авылдашлары белән беррәттән, “Карендәш” ансамбленә йөрүчеләр дә махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәм күрсәтүдә теләп катнаша.

“Битараф булмаган кешеләре, мәдәният йортында, балалар бакчасында, мәктәптә эшләүчеләр һәм социаль хезмәткәрләр кичләрен авыл клубында җыелып, маскировка челтәре үрә. Гуманитар ярдәм буларак, акча да, көнкүреш кирәк-ярагы да җыялар. Без һәр эштә бердәм”, – диде ул.

“Карендәш”ләрдә җырлап-биеп йөрүче артистлар рухланып иҗат итәләр. Алар пассив тормыш рәвеше алып баруга караганда, үзара аралашып, ярдәмләшеп һәм иҗатта янып яшәүне өстенрәк саныйлар. “Болай яшәү безгә көч бирә, күңелне күтәрә, яшәртеп җибәрә”, диләр алар.

Бахта авылының йөзек кашы булган “Карендәш”ләрнең бу сүзләренә хуплап, милли мирасыбызны саклауда һәм яшь буын күңелендә үз җыруларыбыз, үз мәдәниятебез белән кызыксыну уятуда зур уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев