Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Карендәшләр җәйге бәйрәмнәргә җыелды

Республикабыздагы керәшен авылларының күбесендә, Питрауга туры китереп, җыеннар, Авыл көне һәм Казанский бәйрәме уздырылды.

Җәй яме — Питрауларда

Сарман районының Ләке авылындагы Питрау бәйрәмендә республика керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоров катнашты. 12 июль иртәсендә халык Петр һәм Павел чиркәвендә келәүдә булды. Бу көнне Иван Егоров Ләке чиркәве файдасына дип, настоятель Александрга бүләк тапшырды. Иван Михайлович Күлләр буе чишмәсен, өр-яңадан төзекләндерелгән чишмә янындагы купельне карады.

Бәйрәмне Ләке авыл җирлеге башлыгы Юрий Антонов котлау сүзләре белән башлады. Иван Михайлович бер төркем хезмәткәргә бүләкләр тапшырды. Алар — Сарман районы җирле керәшен оешмасы җитәкчесе Александр Андров, Ләке мәдәният йорты директоры Римма Антонова, «Игәнә» керәшен халык фольклор ансамбле җитәкчесе Райлә Асанова һәм, шулай ук, авыл җирлеге депутаты Валентин Сапожников. 

Уен-ярышларда җитезләр йөгереште, көчлеләр мәйдан уртасындагы көрәш келәмендә бил алышты. Ләкенең 2023 елдагы Питрау чибәре титулына шушы авыл кызы Валентина Никитина лаек булды. 

Зәй районының Кашка тау итәгендәге Питрау бәйрәме 20 елдан артык зәйлеләрне үзенә җыя. Башкала кунакларын ипитоз белән каршы алалар, изге чишмә суы белән сыйлыйлар. 

Быел Питрау «Нәсел тамырлары» дигән театральләштерелгән тамаша белән башланды. Питрау — урып-җыю алдыннан рәхәтләнеп бер ял итеп алу бәйрәме дә. Район башлыгы да үзенең чыгышында шуны ассызыклады. Басуларда иген өлгерә, 40 мең гектар мәйданда бөртеклеләр уңышын җыеп аласы бар. 

Төп сәхнәдә җыр-биюләр, бәйрәм котлаулары яңгыраса, икенче урында «Питрау чибәре» бәйгесе барды. Кабан-Бастырык кызы Олеся Дмитриева җиңүче дип табылды. Милли көрәшне, «Ак дәдәй», «Моңлы тавыш», «Питрау себеркесе» ярышларын халык үз итте. Кашка таудагы Питрау бәйрәме традицион учак тирәсендә дәвам итте. 

Мөслим районының Яңа Усы авылы Питравына быел да Керәшен Шуранындагы карендәшләр, Бикмәчтәге марилар килде. Иң олы яшьтәге Прохор Николаевны — «Усының апак дәдәе», Клара Игошованы — «Усының дәү түтие», ә Бикмәчтән Мазгар Тәхауовны «Дәү дәдәй» буларак, бүләкләделәр. Махсус хәрби операциядә Ватан кушкан бурычны үтәүче Владимирның һәм Олегның әниләре — Рита Тазова белән Наилә Демидовага бүләк бирделәр. Патриотлар үстергән аналарны мәйдан озак алкышлады. Юбилярларны — 50 яшьлек 6 кешене халык каршында хөрмәтләделәр. Көмеш туйлары узган гаиләләрне, яшь парларны да онытмадылар. Яңа туган сабый Ралина Латфуллинаның да әти-әнисен котладылар. Быел Усы мәктәбен тәмамлаган 6 укучыны бүләкләп, зур тормыш юлына озаттылар. 

Түбән Кама районының Балчыклы авылында, 5 ел тәнәфестән соң, Питрау җыены уздырылды. Аны җирле керәшен җәмгыяте идарәсе члены Юрий Иванов белән улы Ленарның, авылдашлары ярдәмендә оештырганнарын хәбәр итте бәйрәмнең спорт комментаторы Виктор Шадрин. Питраудагы концертны Казаннан махсус чакырылган Дмитрий Баранов белән «Сүрәкә» җитәкчесе Ольга Вәлиуллина алып барган. Райондагы барлык керәшен фольклор ансамбльләре җыелган бәйрәмнең үзенчәлеге — 30га якын танылган көрәшченең мәйдан уртасында бил алышуы. 

Түбән Каманың Олы Аты Питравында сроклы хәрби хезмәттән кайткан Антоний Чачакаевны һәм Николай Зайцевны мәйданга чакырып, бүләк бирделәр. Авыл клубы җитәкчесе Надежда Замотаева һәм аның «Ак түтиләр» ансамбле кызлары мәйданда төрле уеннар оештырды, матур фотозона да әзерләгәннәр иде. «Ак түтиләр»нең үзләренә гармун бүләк итүче спонсор да булды. Ә бәйрәмнең Казаннан Вадим Захаров, Татьяна Ефримова кебек танылган җырчылар концертын оештыруда эшмәкәр Валерий Иванов финанс яктан ярдәм иткән. 

Авыл көнендә — керәшен гадилеге

Сарман районының Наратасты керәшеннәре дә, үзләренә хас кунакчыллык һәм киң күңеллелек белән, Авыл көне уздырды. Һәр елдагыча, халыкның үз көче белән оештырылган һәм Питрау җыенына хас барлык уеннарны үз эченә алган иде бәйрәм. Наратасты керәшеннәре туган-тумачаларны, җаннары тарткан кешеләрне җыеп бәйрәм итә белә. 

Балаларны үз авылларын яратырга, аның табигатен сакларга өйрәтүгә дә зур игътибар бирелә. Ел саен, бәйрәмнең икенче көнендә, аларны җыеп, мәйданны чүп-чардан чистарту оештырыла. Өмәдә катнашкан балаларга татлы бүләкләр дә бирәләр. Наратастының бу — барлык керәшен һәм татар авыллары үрнәк алырлык матур традицияләреннән берсе. 

Зәй ягындагы Кабан-Бастырыкта Авыл көне уздырылды. Иң элек, Зәйдән килгән настоятель Александр җитәкчелегендә чиркәүдә келәү булды. Дүрт мунча авыл җирлеге башлыгы Радик Ситдыйков белән чиркәүне карап торучы Андрей Кондратьев чыгыш ясап, иман йорты төзелешенә зур өлеш керткән Александр Васильев һәм Әлмәттән кайтып, биредә келәүләр үткәргән Зичәбаш керәшене Петр Шишкин исемен хөрмәт белән телгә алдылар. 

Чиркәү ачылуга 10 ел тулу уңаеннан, шушы иман йортына атап 2 сарык суелган иде. Келәүдән соң, халык чишмә буенда сарык итеннән пылаулар пешереп, зурлап Авыл бәйрәме уздырды. Дүрт мунча авылының «Тугай» керәшен фольклор ансамбле дә чыгыш ясады.

Казанский — престол бәйрәм 

Теләче ягындагы Тәмте болынында, бу авылның Изге Мария иконасы хөрмәтенә уздырылган бәйрәмне Татарстанның атказанган артисты Олег Фазылҗанов алып барды. Фольклор коллективлар җыру сузып, түгәрәк уенда әйләнде.

Мамадыш районының Юкәче авылы чиркәвендә отец Рафаил Миронов келәү уздырды. Көннең икенче яртысындагы җыенны район башлыгы урынбасары Ришат Сәмигуллин, Шәдче авылы җирлеге башлыгы Валерий Шрыков ачып җибәрделәр.

Бәйрәмне Камал театры артисты Олег Фазылҗанов алып барды. Фольклор ансамбльләр керәшен моңнарын яңгыратты. Ярыш өчен әзерләнгән чаңгыларга хәтле кызылга буялган; су ташучылар өчен чиләкләр керәшен орнаменты белән бизәлгән; кызыл төстәге инвентарьларга өстенлек бирелгән иде. Халык артисты Георгий Ибушев, атказанган артистлар Вадим Захаров, Оксана Дмитриева, «Бәрмәнчек» кызлары Снежана Абрамова, Регина Павлова һәм, шулай ук, Римма Никитинага кушылып, халык җырлады.

Зәй районының Якты Күл болынында 25нче мәртәбә бәйрәм узды. «Махсус хәрби операция шартларында яшибез. Районның иң яхшы уллары Ватан чикләрен саклый. Аларга гуманитар ярдәм күрсәткән кешеләргә рәхмәт. Казан Алла Анасы иконасы безнең солдатларны сакласын», — дип әйтте тәбрик чыгышында Зәй районының финанс-бюджет палатасы председателе Павел Байрашев.

«Казанская»да халык каршына чакырып, озак еллар балалар укыткан педагоглар —Татьяна Липатова, Галина Чернова, Надежда Пудова, Мария Устинова; Пелагея Шугулева, Виталий Байрашевны һәм тәрбияче Лидия Соловьеваны бүләкләделәр. Бәйрәмдә «Керәшен моңы», «Җиләк» һәм башка фольклор коллективларының җырулары яңгырады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев